Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа мәдәният йорты тергезеләчәк

Ел саен районнарда яңа объект төзү мөмкинлеген алга сөргән республика программасы нигезендә район җитәкчелеге Иске Каразиректә мәдәният бинасы тергезү фикеренә килгән. Булачак учреждениенең бүген проекты хәзерләнә.

Иске Каразирек җирлеге гражданнары белән узган җыенда җирлек башлыгы Г. Котдусова җиткергән күңелле хәбәрләрнең берсе булды бу. Элек-электән үк матур, таза тормышка омтылган халык 2011 елны да тулы кыйммәтле итеп яшәргә тырышкан. Ә моңа ирешү өчен бөтен шартлар бар. Кешеләрнең үз көннәрен үзләре күрергә тырышуларын район мәшгульлек үзәгендә исәптә нибары ике кеше тору факты да сөйли. Моннан берничә ел элек кенә әле рәсми рәвештә эшсез статусына ике дистәдән артык граждан ия булган. Соңгы өч ел эчендә Иске Каразирек җирлегендә яшәүчеләрнең 8 миллион сумнан артык суммага максатлы кредитлар алуы, федераль программаларга кушылып йорт-җир тергезүләре, гаилә фермалары төзүләре, гомумән, замана сулышын тоеп яши белүләре белән алар тирә-юньдә үрнәк булып торалар.
Авылда социаль-көнкүреш объект-лары шикаятьсез эшли. Шул ук вакытта проблемалар да юк түгел, дип үз чыгышын дәвам итте Гүзәлия Рәсим кызы. Иске Каразирек балалар бакчасының ишек-тәрәзәләре генә тузып калмаган, җылыту системасы да эштән чыгу дәрәҗәсенә җиткән. Бүген ул капиталь ремонтка мохтаҗ. Җирлек башлыгы "Чиста йорт-2" компаниясе эшчәнлеген тәнкыйть итте. Чүп җыю графигының еш кына бозылуы ике якка да файда бирми. "Халык әлеге хезмәт өчен каралган хакны вакытында түләп барган кебек, коммуналчылар да үз бурычларын төгәл үтәргә тиеш", - дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды ул. Җирлек тормышында һәртөрле ярдәм күрсәтүче депутатлардан, шәхси эшмәкәрләрдән, фермерлардан канәгатьлеген белдергән Гүзәлия Рәсим кызы гади авылдашларына үпкәсен белдерде: "Зиратлар өмәсен санга сукмаган мөселманнар өчен безгә оят!"
Район тормышы турында бәйнә-бәйнә сөйләгән район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова искекаразиреклеләр күтәргән сорауларга да җавап тотты. Залдан алда торган сайлаулар, авылга маршрут автобусы йөрү-йөрмәү, күрше авыллар аша агып килә торган инештә җәйләрен суның кинәт кенә юкка чыгуы, Бөек Ватан сугышы ветераннары сурәтләре куелган истәлек тактасын яңарту белән бәйле сораулар яңгырады. Рәмзия Кәшиф кызы үз чыгышын күңелле миссия белән тәмамлады. Ул район җитәкчелеге бүләген - савым аппаратын ихаталарында 27 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән унике баш сыер асраучы Тимаевлар гаиләсенә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев