Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа тудыру бүлегендә беренче сабый хастаханәдән чыгарылды

Яңа тудыру бүлегендә дөньяга килгән беренче сабый хастаханәдән чыгарылды.

Малайга Мухаммадходжа дип исем кушканнар. Яшь әти-әни булган Бәхтияр һәм Мәдинә Усманходжаевларның ул инде икенче балалары. Апасы Азиза сабыйдан бары яшь ярымга гына өлкәнрәк. Усманходжаевлар тумышлары белән ерак Таҗикстаннан, әмма Бәхтияр Казанда берничә ел яшәгән һәм белем алган, шуңа күрә аның алдында безнең якларда калу-калмау мәсьәләсе тормаган. Яшьләр ата-аналары ярдәме белән Акбаш авылында йорт сатып алганнар. Гаилә башлыгы рус телен яхшы белә һәм автомеханик булып эшли, ә аның тормыш иптәше балалар тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм безнең гореф-гадәтләргә күнегәчәк. Район загсы начальнигы Зөлфия Фәррахова яшьләрне сабыйлары туу белән котлады һәм аның өчен бүләк ташырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев