Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Япония егете татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада Гран-прига лаек булды

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада узды.

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча II халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Дөньяның төрле илләреннән, Россия төбәкләреннән килеп, татар теленнән белемнәре буенча көч сынашкан укучылар һәм студентларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Олимпиаданы ябу тантанасында шулай ук ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.Тантанада иң элек Гран-при ияләре игълан ителде: алар Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алучы Юто Хисияма Сигэру һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11 нчы сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина. Яшьләрне Рөстәм Миңнеханов котлады.Президент узган елда I халыкара олимпиадада дөньяның төрле илләреннән һәм ил төбәкләреннән 1,5 мең кеше, ә быел исә 13 чит илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән катнашучылар саны 5 меңгә җиткәнен билгеләп узды. "Олимпиаданың телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда өлеше бик зур. Әлеге Олимпиада Татарстанны, Казанны күрсәтергә зур мөмкинлек тә булып тора", - дип, ул шәхсән үзе, республика исеменнән Олимпиадада канашучыларга рәхмәтен ирештерде. "Киләчәктә дә татар телен саклап, аны үстерүдә үзегездән зур өлеш кертерсез дип ышанып калам", - дигән теләктә Рөстәм Миңнеханов.

Юто чыгышында, Олимпиадада катнашырга киңәш, этәргеч биргән мөгаллимнәренә, әти-әнисенә, Олимпиадага чакырган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, чараны оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде. Юто Хисияма Казанда вакытта үзен җылы кабул итеп, кунак итүләре өчен дусларына да рәхмәт ирештерергә онытмады. Илүзә Гайфуллина Олимпиаданың рухи яктан ныгытуын, баетуын ассызыклап үтте. Гран-при ияләренең икесенә дә Казан федераль университетында "татар теле һәм әдәбияты" юнәлеше буенча белем алу өчен сертификат һәм IPAD Air тапшырылды. Илүзә Гайфуллина журналистларга билгеләп узганча, татар телен тирәнтен өйрәнү аның үзе өчен бик кызыклы. "Укырга теләк кирәк, теләк булганда, барысына да ирешеп була", - дигән теләген җиткерде ул яшьтәшләренә. Аның фикеренчә, Олимпиададагы биремнәрне бик гади дип әйтеп булмый, ләкин алар үтәрлек. Кайбер биремнәрнең язылышында төгәллек җитеп бетмәвен дә әйтеп үтте ул. Юто Хисияма исә татар телен үзлегеннән өйрәнүен әйтте. Морадына тизрәк ирешү өчен, даими төстә татар телендә радио тыңлап, матбугат уку белән мәшгуль булган. Якын киләчәктә ул Казанга 1-2 елга килеп, татар телен тирәнтен өйрәнеп, аннары аның буенча Япониядә белем бирү турында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X