Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яр Чаллыда чүп савытында яңа туган бала гәүдәсе табылган

Агымдагы елның 17 нче гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә чүп багында яңа туган бала гәүдәсе табылу факты буенча, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 106 нчы маддәсе (ананың яңа туган баласын үтерүе) нигезендә җинаять эше кузгатылган.

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында әлеге нарасыйның анасы Чаллыда яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз булуы ачыкланган. Баланың гәүдәсе экспертизага җибәрелгән.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Җинаять эшен тикшерү кысаларында хатын-кызның башка шундый ук җинаятьләрдә катнашы булуын ачыклауга йөз тоткан чаралар уздырылачак, дип хәбәр итә ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев