Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкә урыссулыларга кышка запас туплау өчен мөмкинлек тудырды

Узган шимбә иртәсендә район мәдәният йорты каршында узган ярминкә бистә халкына кышка запас туплау өчен менә дигән мөмкинлек тудырды.

Мөгаен, бу көнне иң сырлы һәм көяз сатып алучы да продукция төреннән дә, бәяләрдән дә канәгать калгандыр. Сыер итенә хакны базарныкыннан чагыштырмача түбән куйган авыл хуҗалыгы предприятиеләре киштәләре яныннан кеше өзелмәде. "Кәрәкәшле" җәмгыяте алып килгән тана ите исә гомумән калган биш ноктада сатылган сыер итенә җитди көндәшлек тудырды. Аграрчылар бистә халкына көзге уңыш - бодай, арпа, солы, саламны мулдан тәкъдим итсәләр, "Уңыш" җәмгыяте автолавкаларыннан көрпә, тары да юнәтәргә мөмкин булды. Ярминкәдә кече фермерлар, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче ихата хуҗалары җитештергән тауар да зур сорау тапты. Рөстәм Вәлиев үстергән бәрәңге алырга теләүчеләр шактый булды, Рәшит Идрисов җитештергән күркә ите дә урыссулылар күңеленә хуш килде. Ә инде һәр ярминкәдә активлыклары белән аерылып торучы район кулланучылар берлеге бу көнне дә үз сатып алучысын тапты. Гадәттә бай ассортимент белән сәүдәгә чыгучы коллектив бу юлы үз киштәләрен хәтта мунча себеркесе белән дә тулыландырган иде.

Мәгариф учреждениеләре - мәктәпләр, балалар бакчалары - ярминкәнең йөзек кашы булды. Аларның сәүдә киштәләреннән җаның ни тели, шуны табарга мөмкин иде. Каразирек мәктәбенең "Табигать даруханәсе" мең төрле чиргә шифа тудыручы үләннәр белән сәүдә итте. Акбаш мәктәбе алып килгән сортлы кура һәм җир җиләге үсентеләре сатучыларның кулына да тимәде. Бер туктамый пар чыгарып утырган гимназия самавары күпләрне туктап чәй эчеп китәргә мәҗбүр итте. Иске Урыссу мәктәбе коллективы пешергән пылау казаны яныннан әлеге милли ризыкны тәмләп карарга теләүчеләр өзелмәде. Көзге байлыктан Урыссу бистәсендә ялгыз гомер кичерүче, өстәвенә аз керемле булган Рәфинә Хәбибуллина белән Римма Черняевага да мул өлеш чыкты. Район социаль яклау бүлеге оештырган "Игелек хакына изгелек" хәйрия акциясендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре генә түгел, шәхси затлар да бик теләп катнашты: әлеге өлкән яшьтәге райондашларыбыз өчен куелган кәрҗин-арбалар күз ачып йомган арада тулды. Тик менә ярминкәгә чыккан халыкны, аеруча да өлкән яшьтәге кешеләрне генә ни сәбәпледер сәламләүче, җылы теләкләр теләүче табылмады. Элеккеге еллардагы кебек, җыр-моң да яңгырамады... Бу ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышланмады микән ни?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев