Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасыр – иңгә-иң яшәүче урыссулыларны котладылар

Урыссулыларның күптән түгел данлы даталарын билгеләп узган өч гаилә пары котлаулар кабул итте.

Флюр Гаяз улы һәм Сиринә Рәүф кызы Шәмсетдиновлар 51 ел килешеп, татулыкта гомер кичерә. Икесе дә Иске Урыссу авылында туып үскәннәр. Аларның йөрәкләре бүген дә мәхәббәт белән тулы һәм алар тормышны сөюдән туктамаганнар. Алар энергияле һәм күңелләре һаман яшь. "Куанып яшибез һәм һәр таңны шат күңел белән каршылыйбыз", - ди Сиринә Рәүф кызы. Ул математика укытучысы булып эшләгән, димәк, төгәл фәннәрне үз иткән. Шуңа күрә аның барысына да бәхет һәм сәламәтлек теләве ышанычлы яңгырады.

Әсгать Шәрипҗан улы һәм Рауза Шәйхетдин кызы Гарифуллиннар бер-берсен никах җепләре белән 1962 елда бәйлиләр. Менә инде 52 ел алар шатлыкта да, кайгыда да бергә. Хуҗабикә үзе Чистай районыннан. Әсгать ага Казанда сроклы хезмәт узганда, Рауза апаның башкалада эшләгән чоры була. Шунда танышалар да. Аңлашыла ки, егет кызны туган якларына алып кайта. Рауза Гарифуллина озак еллар дәвамында буровой япмалар цехында хезмәт куя, тормыш иптәше - "пропарка"да. Яшьлек узган, әмма алар бүгенге көндә дә куаныч табып яши.

Фәһим Әхмәдиша улы һәм Нәсыйха Әхмәт кызы Мәүлекаевлар шулай ук тормыш буйлап инде 52 ел атлый. Ул 19 яшьтән Урыссу бемит заводында эшли, шуннан пенсиягә дә чыга. Тормыш иптәше дә әлеге предприятиедә хезмәт куя. Ул бетерелгәч, тагын сигез ел агач эшкәртү комбинатында эшли. Әгәр уйлап карасаң, илнең иҗтимагый строе алмашынды, Мәүлекәевлар хезмәт куйган предприятиеләр эшләүдән туктады, тормыш атмосферасы да башкача. Гаилә кыйммәтләре, һөнәри осталык, хезмәт кешесе генә бүген дә өстенлекле һәм үзгәрешсез.

Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова тантана сәбәпчеләренә ихлас теләкләрен җиткерде, зур булмаган истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев