Ярты гасырдан артык бергә
Урыссу бистәсендә яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсен - бәхетле гаилә дип әйтмичә мөмкин түгел. Алар 60 ел тигез гомер кичерәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Гаделша улын һәм аның хатыны Җәүһәрия Харис кызын гаилә бәйрәмнәре белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән тәбрикләде. Әхмәтшиннар парына истәлекле бүләкләр тапшырган Марсель Зөфәр улы аларга иминлек һәм бәхетле, озын тормыш теләде. Район башлыгының котлауларына район ветеран советы рәисе Зоя Глушкова да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев