Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь агачлар шаулаячак

Узган шимбәдә Бөтендөнья агачлар утырту көне кысаларында 680нән артык агач һәм куак үсентеләре утырткан авыл халкы удар хезмәт күрсәтте.

Район авылларын яшелләндерү чарасында 216 үсенте утырткан акбашлылар лидерлык итте, 100 яшь агач утырткан искеурыссулылар икенче булдылар. Җирлекләр белән эшләү бүлегендә хәбәр итүләренчә, үсентеләр белән Ютазы урманчылыгы тәэмин иткән. Шушы көннәрдә Урыссу бистәсендә механикалаштырылган ысул белән 500 нарат утыртылды. Бу эш "Татнефть" ААҖның финанс ярдәме аркасында мөмкин булды. Шуны исегезгә төшерәбез, узган елларда шул ук ысул белән район үзәгендә 1000 нарат үсентесе утыртылган. Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә диярлек үсеп киткән. Яшелләндерү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев