Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь җитәкче район ветеринария өлкәсендәге вәзгыять турында таныштырды

Район дәүләт ветеринария берлеге начальнигы Ришат Зариповка район, асылда авыл хуҗалыгы формированиеләре тормышы белән якыннан танышу өчен, мөгаен, вакыт җитәрлек узгандыр. Ветеринария өлкәсендәге вәзгыять белән кызыксынып, яшь җитәкчегә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Ришат Өлфәтович, узган киңәшмәләрнең берсендә биотермик чокырларның, шул исәптән түләмә базларының да бик үк яхшы хәлдә булмавы ассызыкланды...

- Әгәр сез республиканың Ветеринария баш идарәсе начальнигы авызыннан чыккан сүзләрне күз уңында тотсагыз, ул вакытта Алмаз Хисаметдинов кулында бик үк свежий булмаган мәгълүматлар булып чыкты. Беккер чокырларының торышын ике халәткә бүлеп карыйлар: дәүләт таләпләренә туры килә яисә туры килми. Аның капкасына беркетелгән табличкасы юкка чыгу яки ихаталанып алынган материалы урыннан кубу кебек вак-төяк җитешсезлек кенә булса да, ул дәүләт таләпләренә туры килми булып чыга. Һәм, биотермик чокырларны контрольдә тотучы хезмәт республика ведомствосына мәгълүматлар тапшырганда, шундыйрак кимчелекләр күзәтелгән дә, чөнки чынбарлыкта үләт чокырлары торышын начар дип булмый.

- Аларны төзекләндерү буенча республика казнасыннан бүлеп бирелгән акчаны үзләштерү нинди стадиядә?

- Бу очракта биотермик чокырларның республика балансында торуын искәртү урынлы булыр. Шул сәбәпле, республика бюджетыннан каралган акчалар белән ветеринария берлеге түгел, ә җирле муниципалитет идарә итә. Шулай да, бездә булган мәгълүматлар буенча, әлеге финансларны үзләштерү буенча чаралар тәмамлану алдында тора.

- Райондагы эпизоотик вәзгыятькә күз салыйк әле. Сез, яңа кеше буларак, аны ничек дип бәялисез?

- Канәгатьләнерлек дип. Күпчелек хуҗалыкларны йөреп чыктым. Эшләгән эш тә шактый, эшлисе дә җитәрлек. Әмма өметсезлеккә бирелергә бернинди дә сәбәп күрмии. Шунысына шөкер, район кискен йогышлы авырулар буенча имин. Ветеринария тармагы белгечләре каршында мөгезле эре терлек лейкозына каршы көрәш алып бару бурычы тора...

- Белгечләр дигәннән, анысы да бит әле бүгенге көндә җитди булган проблемаларның берсе булып кала түгелме?

- Әйе, кадрлар кытлыгы хәзерге вакытта күзәтелә. Без бу юнәлештә дә чаралар күрә башладык: белгечләр эзлибез, мал табиблары булмаган хуҗалык җитәкчеләре белән бу темага конструктив сөйләшү алып барабыз. Әйтик, "АгроМир" җәмгыятенә күптән түгел генә яшь ветеринар эшкә килде. Форсаттан файдаланып, шуны әйтергә телим - ветеринария белгечлеге булган, мал җанлыклы кешеләрне үз арабызда күрүебезгә бик шат булачакбыз.

- Өстәвенә эш шартларын яхшырту буенча да чаралар күрә башлагансыз, дип ишеттек...

- Булачак яңа ветеринария бинасы урыны белән бар да ачыкланып бетте. Бүгенге көндә ул мәйданда җир эшләре башланды. Кар яуганчы фундаменты салынып калуына да өмет юк түгел.

- Ришат Өлфәтович, бүген күпчелек кешеләр вак йорт җәнлекләре белән мавыга. Әмма аларга, әлеге тәрбияләнүчеләренә ветеринар ярдәме хаҗәт булганда, башка торак пунктларга барырга туры килә. Тергезеләчәк яңа бинада ветеринария клиникасы оештыру да күздә тотылмыймы?

- Сез без корган планның нәкъ уртасына бастыгыз. Дөрестән дә, андый уй-ниятебез юк түгел. Бу юнәлештә берникадәр эшне хәзер үк башлап җибәрәбез: йорт җәнлекләренә беренче чиратта кирәк булган даруларны безнең ветеринария даруханәсендә табарга була. Ә инде, сез әйткәнчә, яңа бина сафка баскан очракта, анда икесе дә булыр, дигән ышаныч белән яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев