Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр һәм перспективалы ютазылыларның казанышлары билгеләнде

Узган ялларда "Энергия" стадионында Яшьләр көне истә калырлык итеп үткәрелде.

Традицион рәвештә бу көнне яшьләребезнең спорттагы казанышлары билгеләнде. Елдан-ел районның яшь спортчылары спорт Олимпының түбәсенә якынайганнан якыная. Аларның исемнәре инде Россия чемпионатларында яңгырый. Җыелучыларны сәламләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов яшьләребезнең спорттагы елдан-ел кыю рәвештә ясалган алгарышлы адымнарын билгеләп узды. Ютазы чаңгычылары икенче ел инде республика рейтингында беренче урынны тоталар. Җиңелатлетлар командасы беренче тапкыр республика укучылары Спартакадасында җиңде. Эрнест Хәләпов ядрә ыргыту буенча республика җыелма командасына кертелде һәм ул Россия спартакиадасында Татарстан намусын яклаячак. Футбол буенча өлкәннәр командасы республика кубогының бронза призеры булды. Илдар Гыйльметдинов бокс буенча республика чемпионатында җиңү яулады. Герчеләребез Россия милли спорт төрләре ярышларында призерлар булдылар. Бокс буенча спорт мастерына кандидат исеме һәм җиңел атлетика буенча беренче өлкәннәр разряды алынган.

- Без спорттагы әлеге югары казанышлар биредә яшәүче, укучы һәм хезмәт куючы яшьләр тарафыннан яулануына горурлана алабыз. Безнең егетләр һәм кызлар бик талантлы һәм көчле булуларын исбатлый алды. Шулай ук район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исемемнән нәтиҗәле хезмәтләре белән район үсешенә булышлык иткән авыл хуҗалыгында һәм производствода эшләүче яшьләрне котларга телим, - дип Подовалов яшь буынның өлешенә басым ясады.

Район башлыгының рәхмәт хатлары бу көнне чаңгычы-узышчылар Әмир Әхмәтҗановка, Раил Гайнетдиновка, Андрей Зиминга, Ирек Кариповка, Илгиз Сабитовка, Айназ Фәйзрахмановага, Айсылу Зиннуровага, Гүзәлия Закировага, Алия Вәлиевага, Лилия Габитовага тапшырылды. Аларның һәрберсе берничә тапкыр республика ярышларының җиңүчесе һәм призеры булды. Үз тәрбияләнүчеләре белән бергә бүләкләрне аларның тренерлары Таһир Гыйздетдинов һәм Ильмир Латыйпов та алды. Кызыл юлдагы чаңгычыларны җиңелатлетлар Эрнест Хәләпов, Илнар Йосыпов, Тимур Хәбиров, Ансель Могыйнов, Илназ Хөсәенов, Александр Никанкин, Яна Авдеева һәм аларның тренерлары Рузил Файсханов алыштырды. Тамашачыларның кайнар алкышларына сезонның иң яхшы футболчылары Камил Нусамиев, Азамат Исмәгыйлев, Азат Мәрданшин һәм аларның тренерлары Рузил Файсханов һәм Данияр Рәззаков лаек булдылар. Футболчылардан соң муниципалитет җитәкчелеге рәхмәтенә милли көрәш һәм билбау көрәше буенча республика ярышлары призерлары Лилия Муллагалиева, Эдуард Марченко, Нияз Миңнеяров, Рәмзил Гарифуллин, Фаил Касыймов, Алия Сәлахова, Раил Фатыйхов, Айрат Насыйров, Азат Гарипов һәм аларның тренерлары Рамил Касыймов һәм Радик Әхмәтҗанов лаек булдылар. Алардан соң котлау өчен район боксчыларының иң яхшылары - Нурали Эркинов, Илдар Гыйльметдинов, Эдгар Әпсәләмов, Иван Колесников һәм Иван Хвостов чакырылды. Үз тәрбияләнүчеләре янына бүләкләнү өчен аларның тренерлары Владимир Добрин һәм Рифкать Мөхәммәтшин чыкты. Гер спортында Рәмис Биктимеров һәм Айрат Абдуллинның һәм аларның тренерлары Роберт Вафауллин һәм Руслан Зәбировның казанышлары билгеләнде. Грек-рим стиле буенча көрәш көрәшчеләре арасында бүләккә Илдан Ильясов һәм Айдар Харисов лаек булдылар.

Яшь һәм перспективалы ютазылыларның данын алар белән эш алып барган кешеләр дә уртаклашты. Предприятиеләр яшьләре белән хезмәттәшлек итүләре өчен "Электросоединитель" заводының яшьләр лидеры Фәридә Шакирова, яшьләр парламенты әгъзасы, патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе Эдуард Фаздалов - спорт велосипедлары, Урыссу ГРЭСыннан волейбол буенча район спорт чараларын оештыручы Алексей Фомин кыйммәтле приз белән бүләкләнделәр. Кызыл юлга бүләкләнү өчен яшьләрнең остазлары Мария Ротанова, Римма Муллагалиева, Ринат Файсханов чакырылды. Тамашачылар шулай ук "Авыл яшьләре" авыл спорт ярышларында катнашучылар - бәйрәкәле Римма Камалова, кәрәкәшлеле Энҗе Хафизова, димтамаклы Азамат Хаҗиповны алкышлады.

Бәйрәм физик яктан гына түгел, рухлары белән яшь калучылар өчен дә очрашу, аралашу һәм вакытны күңелле уздыру өчен менә дигән сәбәп булды. Чаллы шәһәреннән шоуменнар командасы җор сүз һәм күңелле конкурслар белән тамашачыларның кәефләрен күтәрде, аккордеончыларның һәм барабанчыларның чыгышлары бәйрәм мохитына эмоциональлек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X