Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яссытугайда яшәүче Расиха әби Әхмәдиева 90-еллыгын билгеләп үтте

Күптән түгел гомеренең туксан еллыгын Яссытугайда яшәүче Расиха әби Әхмәдиева билгеләп үтте.

Иске Урыссу авылында туган Расиха Фәйзелхак кызы озын, әмма үзенең яшьтәшләре кебек үк җиңел булмаган гомер кичергән. Барлык ир-егетләр яу кырына киткән сугыш еллары чорында колхозда техниканы "иярләрлек" кеше калмый, шуңа күрә кызга тракторга утырырга туры килә.

Озын гомере дәвамында ул шулай ук пешекче булып та, җыештыручы булып та эшли. Сугыштан соң юбиляр фронтовик Исмәгыйльгә кияүгә чыга, аңа ике ул һәм бер кыз бүләк итә. Кызганыч, мәкаләбез герое тормыш иптәшен дә, улларын да җирли, әмма кадерле кешеләреннән мәхрүм иткән язмыш аңа бүләкләр дә әзерли. Хәзерге вакытта мәкаләбез героеның шатлыгы булып җиде оныгы һәм унике оныкчыгы үсеп килә.

Бүгенге көндә Расиха әби сөекле кызы тәрбиясендә яши, үзенең юбилеен исә яраткан килене өендә каршылады. Туганнары белән бергә хезмәт ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен истәлекле көне белән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалеев, район ветераннар советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова һәм җирлекнең ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин котладылар. Расиха әбигә туксан яшь дип әйтмәссең. Якыннарын югалтуга һәм сугыш елларында авыр хезмәткә карамастан, ул тирә-юньдәгеләргә карата игелекле мөнәсәбәттә. Бәлки шуңа күрә дә юбиляр озын гомерледер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев