Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш аларны пар канатлы иткән

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында әлеге учреждение хезмәткәрләре җирле үзидарә, "АгроМир" җәмгыяте, мәктәп белән берлектә "Пар канатлар" гаилә бәйрәме үткәрде.

Чара ярты гасыр бергә тормыш итүче Мәкбүлә һәм Ленар Габидуллиннарга, Мөслимә һәм Илдус Галимовларга, Алинә һәм Фазыйл Ямаевларга, Бүләк һәм Мәүзир Гыймаевларга багышланды. Алар бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына, балаларга аң-белем бирүгә багышлаган шәхесләр. Тантана сәбәпчеләрен хуҗалык, мәктәп вәкилләре, туганнары, якыннары котлады. Авылның үзешчән артистлары башкаруындагы җыр һәм биюләр дә юбилярларга бүләк булып барып иреште, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рәмзия Дәүләтханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев