Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге чорда намаз вакытларын сәгать белән исәпләүгә күчү турында карар кылынган

5 майдан алып август башына чаклы ястү һәм иртәнге намаз вакыты билгеләнде

Май башыннан алып август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү турында карар кылынды.

Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр ашауны тәмамлау һәм иртәнге намазга керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.
Намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнең телефоны: 89297288860, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев