Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт буенча җаваплы: бездә ОДН юк

Урыссу бистәсендә гомуми йорт ихтыяҗлары (ОДН) буенча исәпләүләр булмаган күп фатирлы йортлар бар.

- Булуы мөмкин түгел! - дияр катгый итеп газетаукучы. Һәм юкка. Бу темага без Пионер урамындагы 14 санлы йорт буенча җаваплы А. Соколов белән әңгәмә кордык.
- Мин үземне "җаваплы" кандидатурасына үзем тәкъдим иттем. Эш шунда ки, бер вакытны кулланылган электр энергиясе өчен чираттагы түләү квитанциясендә гомуми йорт ихтыяҗлары суммасы фатирдагы энергия өчен исәпләүдән өч тапкыр артып киткән булып чыкты. Бу кемгә ошар? Ни өчен артык түләвебезне тикшереп карыйсым килде. Безнең очракта бары тик гомуми йорт счетчигы ватылган булып чыккан. Күрмәгәннәр! Бүгенге көнгә килгәндә, миндә фатирлар буенча учет приборлары күрсәткечләренең электрон базасы бар (шулай ук узган елларныкы да). Ел башында фатир саен 12 кәгазь таратам, аларга яшәүчеләр һәр айның 20 (!) числосында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча счетчиклар күрсәткечен алырга һәм үз имзаларын куярга тиешләр. Әлеге мәгълүматларны яшәүчеләр, ә безнең йортта 20 фатир, беренче каттагы махсус почта ящигына ташлыйлар. Водоканал гомуми йорт күрсәткечләрен шулай ук 20 числода ала. Әлеге число ял көннәренә туры килгән көннәрдән тыш. Кыскасы, яшәүчеләрнең бурычы, әгәр алар артык "куб"лар өчен түләргә теләмәсәләр, - гомуми йорт учет приборлары һәм фатир счетчикларының суммар күрсәткечләрендәге аермага юл куймау. Өстәвенә, без барлык фатирларга да үзәкләштерелгән счетчиклар куйдык, - дип сөйли Андрей Юрьевич. Аны тыңласаң, хакыйкать гади. Һич югында, әлеге "Удача" ТМШныкы булган аерым йортта яшәүчеләр өчен. Һәм башка ширкәтләрдә - "Маяк" ТМШда, "Идарә итү компаниясе" ҖЧҖда һәм "Восток" ТМШда шактый "үтә күренмәле" ОДНнар бар. Йорт җаваплысы В. Таҗетдинова (Ленин ур., 8) сүзләренә караганда, гомуми йорт ихтыяҗлары буенча исәпләүләр бу эшкә үзе алынгач нормальләшә.
- Әлбәттә, безнең йортта барлыгы дүрт фатир гына булуына карамастан, күрсәткечләр җыеп, чагыштырып йөрисе килмәде. Әмма артыгын түләргә теләмәү хисе тагын да көчлерәк иде. Андый очраклар булды. Баксаң, гомуми йорт учет приборы ватык булып чыккан, - ди ул.
Йорт буенча өлкән (Горький ур., 8) А. Федорова шулай ук яшәүчеләр арасында билгеләнгән көндә күрсәткечләр алу мөһимлеге турында аңлату эшләре алып бара. Дөрес, биредә гомуми йорт ихтыяҗлары исәпләүләре бар.
Куйбышев урамындагы 7 санлы йорт җаваплысы да ОДН исәпләүләрен үзагымына куймый. Саналган йортларда чагыштырмача тәртип булуына гаҗәпләнергә кирәк микән? Торак фондының сакланганлыгы, яшәүчеләрнең подъездлар һәм йорт яны территорияләрен тәртиптә тотулары да күзгә ташланып тора. Кыскасы, биредә үз күршеләренә туктаусыз: гомуми - ул безнеке, гомуми - беркемнеке дә түгел димәгез, - дип кабатлаучы битараф булмаган җаваплылар бар.
Әмма Урыссуда ОДН белән проблема булган күп фатирлы йортлар да җитәрлек: гомуми йорт куллануыннан 13,5 процент. Процент мөнәсәбәтендә - кимү тенденциясе. Тик шулай да гомуми йорт ихтыяҗлары бөтенләй бетерелмәсә дә, һич югында минимумга җиткерелергә тиеш. Үз вакытында идарә оешмаларының фатирларга кереп тикшереп йөрүе кайбер кагыйдә бозуларны ачыклаган иде. Шәхси салкын һәм кайнар су исәпләү приборларының киметелгән күрсәткечләре, шәхси учет приборларының төзексезлеге, яшәүчеләр тарафыннан учет приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырмау, "нулевой" фатирлар булу (кешеләр фатир алып торып, яшиләр, хезмәтләр белән файдаланалар, әмма алар өчен түләмиләр, яки фатирда пропискада бер кеше тора, берничә кеше яши: ресурслар бер кешегә нормативлар буенча күбрәк файдаланыла), электр энергиясен счетчиктан башка тоташтыру, торак йортның фасад яктыртылышы, подъездларда һәм подъездга керү алдыннан хәрәкәт датчикларыннан башка яктыртылыш. З. Сәетгалина яшәүчеләр, әгәр дә бу кирәк булмаса, тәүлек дәвамында фасад яктыртылышын сүндерүне, җаваплылар белән бергә әгәр дә аларда шәхси учет приборлары куелмаса, "нулевой" фатирлар белән көрәшүне (әлеге фатирда теркәлмәгән яшәүчеләр), гомуми йорт һәм шәхси учет приборлары күрсәткечләрен бер үк вакытта теркәүне һәм бердәм исәп-хисап үзәгенә вакытында мәгълүмат бирүне кагыйдә итеп алырга тиешлекләрен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X