Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилейга – сабан бәйрәме

Тарихи яктан мәгънәгә ия булган Кәрәкәшле авылының иң матур җирендә үткән шимбәдә күрсәтмә Сабантуй узды. Мәртәбәле кунаклар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев та бар иде.

Кәрәкәшлеләргә , Сабантуй кунакларына мөрәҗәгать итеп, ни өчен күрсәтмә Сабантуй нәкъ менә монда узганына Рөстәм Нуриев аңлатма биреп үтте.
- Быелгы ел - юбилей елы - авылга нигез салынуга 255 ел. Шулай ук якташыбыз, Татарстанда гына түгел, бөтен җир шарына мәгълүм академик Мирфатыйх Зәкиевка 85 яшь тула дип ассызыклады ул. - Моңардан тыш узган елда да, агымдагы елда да терлекчелектә һәм кырчылыкта "Кәрәкәшле" хуҗалыгының эше нәтиҗәле.
Район башлыгы хуҗалыкның иң яхшы механизаторы - Нәфис Миннегалимовка кыйммәтле бүләк тапшырды. Авылдашларына "Кәрәкәшле" ҖЧҖ директоры Альберт Зарипов мөрәҗәгатендә эшчеләргә аларның зур хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул шулай ук хуҗалыкның алдынгы механизаторларының һәм терлекчеләренең исемнәрен атап үтте. Алар - Мөхәмәт Вәлиев, Ришат Шәрифуллин, Фазыл Әхмәтов, Зәбир Әхмәтов, Фазыл Нәгыймов, Ринат Шәмсетдинов, Кәүсәр Әхмәтов, Рамил Латыйпов, Зәбир Батыршин, Ришат Әхмәтҗанов, Әнис Миннегалимов, Сирен Кәлимуллин, Флер Шакиров, Мирхәт Хафизов, Айнур Сәлимшин, Тимерян Хәсәнов, Илшат Мөхәмәтшин, Зифир Гарифуллин, Кәүсәр Нәгыймов, Зәйтүн Хафизов, Резеда Нәгыймова, Фирдания Нәгыймова, Энҗе Хафизова, Гөлнур Гатина, Гүзәлия Гәрәева, Дамир Батыршин, Илнур, Хәмитов, Ильмира Дәминова, Илнар Насретдинов, Сәвия Даньярова, Зәки Вәлиев, Зөлфия Сәгыйтова.
Тантаналы өлештән соң традиция буенча Сабантуй уеннары һәм ярышлары башланды. Беренчеләрдән булып ат ярышлары старт алды. Быел әлеге ярышта 11 чабышкы һәм жокей катнашты. Алар Кәрәкәшленең үзеннән, "Сәүбанов" КФХ, "АгроМир" ҖЧҖ һәм ике чабышкы - күрше Азнакайдан. Сүз дә юк, бик матур күренеш - берсен-берсе куа-куа җилдәй җитез атлар (унбер аттан икесе генә айгырлар), аларның тояк тавышы, җилдә уйнаган яллары онытылырлык түгел. Әмма карап торучылар өчен берникадәр куркыныч та. Ни өченме? Инде финишка җитәрәк бер ат чабыш юлыннан чыгып тамашаны карап торучылар өстенә килеп керде. Бәхеткә каршы җәрәхәтләрсез үтте. Беркем дә чип-чиста Фейринг кушаматлы айгырның ("Сәүбанов" КФХ) беренче киләчәгенә шикләнмәде. Финиш сызыгын икенче кисүче Мойра кушаматлы бия булды (Азнакай районы 1 Май авылы). Ә өченче булып Оля кушаматлы бия килде ("АгроМир" ҖЧҖ). Әлбәттә инде, айгырның әзерлекле булуы монда соңгы роль уйнамый. Һәм барлык призерлар да үз бүләкләрен алдылар. Калган катнашучылар шулай ук кызыксындыргыч бүләкләргә ия булдылар.
Шушы урында Сабантуй узган мәйданның ни өчен тарихи яктан олы мәгънәгә ия булуын аңлатып китәсе килә. Әлеге урын халык телендә "Патша юлы" дип йөртелә, икенче төрле аны "Екатерина юлы" дип тә йөртәләр. Кайберәүләр Бәйрәкә авылындагы "Екатерина" күпере белән бәйләнеш барлыгын сизәр. Бу нәкъ шулай, әлеге юл элек-электән күрше авылга алып барган, алар белән кәрәкәшлеләр гомер-гомергә дус-тату яшәгәннәр. "Екатерина" юлының кайбер өлеше - шул ук технологияләр буенча салынган, ә бәлки, шул ук эшчеләр салгандыр - бу урында бары 10 метр гына сакланган. Менә шул юл халыкны Сабантуй мәйданына алып килде дә инде. Ә мәйданда район мәдәният йорты артистларының шаян җырлары һәм "Ютазы йолдызлары" халык-бию ансамбле кызларының дәртле биюләре һәркемне дәртләндереп торды. Авыш һәм туры баганага менүчеләр дә, йөгерүчеләр дә, баганада көчләрен сынап караучылар да үз бүләкләрен алдылар. Кызганычка каршы, газетаның һәр җиңүченең исемен атарга мөмкинлеге юк, ә алар аз түгел иде. Шуңа күрә газета сайтыннан фотоларны карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X