Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилейлары уңаеннан район хезмәт ветераннары Президенттан котлаулар алдылар

Гыйнвар ае юбилейларга бай булды. Районда традиция буенча 90, 95 шьләрен тутыручы юбилярларны котлау дәвам итә.

Туган көнен билгеләп үтүче, Урыссуда яшәүче 90 яшьлек юбилее уңаеннан Макуева Халисә апаны районның социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Халисә апа тыл ветераны, өч бала тәрбияләп үстергән. Авыр сугыш елларының ачысын да, төчесен дә татырга туры килде, дип искә ала бүген ул елларны. Хәзерге тормышым аллага-шөкер, балаларым куанычларым янымда. Кызлары әниләрен туган көне белән тәбрик итәргә ерак Төмән өлкәсеннән үк кайтканнар. Бүген ул туганнары, дуслары һәм балалары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә.

Бу айда үзләренең юбилейлары уңаеннан котлауларны Урыссуда яшәчеләр Кочкин Спиридон һәм Петрова Елена да кабул иттеләр. Юбилярларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хәҗиев, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котладылар. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевның котлау открыткаларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X