Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия юллардагы вәзгыятьне карады

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия елның соңгы унбер аенда юллардагы вәзгыятьне карады.

Комиссия әгъзаларына ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов җиткергән район территориясендәге юл-транспорт вакыйгаларына анализ 2013-2020 елларга кабул ителгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча муниципаль максатлы программаның әһәмиятле күрсәткечләре үтәлмәвен күрсәтте. Район территориясендә 2015 елга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең эш планы расланды. Ул үз эченә автоюлларны һәм ясалма корылмаларны тәртипкә салуны, тротуарларны, юлдагы җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарын һәм автобус тукталышларын төзекләндерүне, юл хезмәтләрен һәм коммуналь хезмәтләрне кышкы чорда юл һәм урамнарны эксплуатацияләүгә хәзерләүне, мәктәп автобуслары хәрәкәтенә контрольне, балалар юл-транспорт травматизмы профилактикасын һәм башка бик күп нәрсәләрне ала. Районның иң куркыныч булган Яссытугай - Ютазы - Тарлау - М-5 авыр нәтиҗәләргә китерүче аварияләр күп тапкыр булган куркыныч чатта инде тизлекне һәм ясалма тигезсезлекне чикләүче билгеләр куелган, ә Ютазы - М-5 автоюлында куркыныч юл читләренә чикләр урнаштырылган.

- Кышкы чорда, - дип кисәтә районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы, - юл хәрәкәте кагыйдәләрен ваклыкларына кадәр үтәү мәҗбүри. Транспорт йөртүчеләр кышкы юллардагы проблемалардан шиплы резина коткара дип ялгыш уйлыйлар, әмма ул автомобильгә бары урыныннан кузгалырга һәм хәрәкәт вакытында тигезлекне сакларга гына мөмкинлек бирә, әмма гамәлдә тормоз юлын кыскартмый - кар япмасы буйлап ул тоткарлыкларсыз диярлек шуа. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның шулай ук бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтүләре зарур, үзеңнең хаклыгыңа гына таянырга ярамый, башкаларның үзләрен адекват булмаган тотышын исәпкә алу мәҗбүри. Әйтик, күптән түгел иртә белән Ютазы авылында Кәрәкәшледән Урыссуга барган автомобиль көпчәкләре астына бер хатын-кыз ташлана. Хәзерге вакытта ул авыр хәлдә Бөгелмә хастаханәсендә ята. Мондый вакыйгаларга юл куймас өчен юл кырыендагы җәяүлеләрне күргәч шоферларга тизлекне киметү мәҗбүри.

Исерек транспорт йөртүчеләр башка юл хәрәкәтендә катнашучылар тормышына куркыныч тудыруларын дәвам итәләр. Айның беренче яртысында андыйлар ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тугыз кеше тоткарланган. Унөч кеше вакытында штраф түләмәгән. Аларга 15 тәүлеккә кулга алу, яки 200 сәгать төзәтү эшләре, яки штрафны икеләтә арттыру кебек җәзалар яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев