Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар, юллар...

"Юлчы" ҖЧҖ директоры Руслан Закиров (әлеге вазифага ул узган елның көзеннән кереште) үз коллективын конструктив үсеш юлына юнәлтергә тырыша.

Яшь, җитештерү бурычларын сыйфатлы һәм шелтәләрсез үтәүнең сәламәт амбициясе һәм теләге белән янучы зур булмаган предприятие җитәкчесе үтәлгән һәм алда торган эшләр турында бирелеп сөйли:
- Федераль әһәмияттәге автоюлларны тәртиптә тоту, ә без нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәбез дә, тәүлек дәвамында бара, - ди Руслан Назыйф улы. - Кышкы вакытта юлларны кардан чистартып, аларга ком-тоз кушылмасы сибәбез, тукталыш павильоннарын тиешле хәлгә китерәбез. Җәй көне эшләр күпчелек рәвештә санация дип йөртелгән чокыр ремонты белән бәйле, монда аркылы җөйләр бетон салып тигезләнә. Сүз уңаенда, кыйммәтле техника сатып алдык, бу - яңа асфальт җәю җайланмасы һәм ярыкларны санацияләү өчен техника. Ә болай бездә 25 техника берәмлеге бар. Шуны билгеләп узарга кирәк, юл хезмәтендә беренче эш көненнән үк машина паркын тиешле дәрәҗәгә китерүгә алынырга туры килде - ул безгә яхшы хәлдә эләкмәде. Эшләүчеләрнең хезмәт хакын да азрак күтәрүгә ирештек. Эш күләменә килсәк, дүрт мең квадрат метр чокыр ремонтына һәм җиде-сигез өлешчә ремонтка көчебез җитә. Иң мөһиме - гарантия бурычларын үтәү. Һәр очракта булмаса да, без моны булдырабыз. Хаталардан сабак алабыз. Коллективта 55 кеше эшли. Шулай ук сезонлы эшчеләрне дә кабул итәбез. Тулы социаль пакет һәм социаль гарантияләр каралган. Шифаханәләргә юлламалар бәясен өлеш-чә каплыйбыз. Зарарлы производствода эшләүчеләрне сөт белән тәэмин итәбез. Алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез.
Закировны тыңлаганнан соң, якын киләчәктә Россиядә ике проблема турындагы әйтем юкка чыгарына ышана башлыйсың. Ничек кенә булмасын, аның икенчесенә (әлбәттә, сүз начар юллар турында) хәзерге заман җәмгыятендә урын юк. Моны "Юлчы" җаваплылыгы чикле җәмгыяте дә аңлый. Ул исә ютазылыларның юлларын яхшырту юлында фидакарь хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев