Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юнәлеш - шәхес үстерүгә

Узган атнада район мәдәният йортында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

Киңәшмә балалар иҗаты үзәге түгәрәкләренә йөрүче балаларның эшләре күргәзмәсеннән башланды. Күргәзмә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев та танышып узды. Бер генә бизәлгән эшләр стендлары да һәм шулай ук түгәрәкләрне җитәкләүчеләрнең берсе дә Рөстәм Мидхәт улының игътибарыннан читтә калмады. Соңыннан үз осталыкларын "Сайра, сандугач!" вокаль коллективы, "Сөембикә" хореография ансамбле, вокаль берләшмә тәрбияләнүчеләре күрсәттеләр.
Балалар иҗаты үзәгенең эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аның сәнгати-эстетик, фәнни-техник, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, туристик-төбәкне өйрәнү, экологик-биологик, физик тәрбия-спорт юнәлешләрендә эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Аларның һәрберсе буенча барлыгы 51 балалар иҗаты берләшмәсе формалаштырылган. Балалар иҗаты үзәге турында әлеге һәм башка мәгълүматларны үзәк директоры Р. Латыйпова бирде. Балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирүне оештыруда аның педагоглары алдында балаларның эшчәнлек төрләрен һәм өлкәләрен ирекле сайлау, шәхси кызыксынуларга, балаларның ихтыяҗларына, сәләтләренә, баланың үз билгеләнешенең ирекле булуына юнәлеш бирелә, диде Розалия Зиннур кызы.
Мәктәп балаларын буш вакытларында мәшгуль итеп, без аларны шулай ук мәгънәсез вакыт уздырудан, урам тәрбиясенең куркыныч вәсвәсәләреннән саклап калырга телибез, дип ассызыклады ул. Розалия Зиннур кызы шулай ук балалар иҗаты үзәге түгәрәкләрендә 600 бала шөгыльләнүен билгеләп узды.
Балалар үзәгенең эшчәнлегенә басым ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар балалар белән мәктәптән тыш эшкә бирелә, дип билгеләп узды Рөстәм Мидхәт улы, ул мәктәптән тыш тәрбия өлкәсенең кайбер проблемаларына да тукталды. Шундый проблеларының кайберләре - балаларда кулланма сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның кул эшләрен сату ярминкәләрен оештыру, техник иҗат үсешенең йомшаклыгы, костюмнар белән тәэмин ителүнең начар булуы. Тулаем алганда, Нуриев күргәннәреннән канәгать калды һәм педагогларны бердәм эшләргә чакырды. Мәктәптән тыш эш үзәге эшен нәтиҗәлелеге буенча бәялиячәкбез, дип сүзен тәмамлады ул.
Директорлар киңәшмәсендә шулай ук мәгариф учреждениеләрен исәп-хисап палатасы тарафыннан уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча сораулар күтәрелде. Әлеге сорау буенча кимчелекләрне территориаль үсеш бүлеге начальнигы Зөлфия Гыйбадуллина әйтеп узды. Мәктәп автобуслары турында сорау да читтә калмады, бу мәсьәлә буенча "Транспорт" ҖЧҖ директоры М. Хәсәншина чыгыш ясады. Предприятие җиде мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. Әмма кайбер проблемалар бар, шуларның берсе - балаларны озата бару. Киңәшмәнең ахырында мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Сәфиуллина тарафыннан агымдагы сораулар тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев