Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юристлар бушлай консультация үткәрәчәк

22 мартында Гомумроссия, Россия юристлары Ассоциациясе" тарафыннан игълан ителгән халыкка чираттагы бушлай Бөтенроссия юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

Бу көнне бушлай юридик ярдәм Татарстан Республикасындагы Россия Федерациясе Президенты Кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе Рәисенең Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәләре җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә, шулай ук Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү бүлекләрендә күрсәтеләчәк.
Халыкны кабул итү бөтен эш көне дәвамында республика буенча 56 пунктта үткәреләчәк (Казанда 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә - 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр). Юрист-консультантлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының, Татарстан Республикасы Прокуратурасының, Татарстан Республикасы Конституцион суды аппаратының, Татарстан Республикасы буенча РФ Юстиция министрлыгы Идарәсенең җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлар Ассоциациясе әгъзалары катнашачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министры, Россия юристлар Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе М. Курманов тарафыннан расланган дежурлык графигы, шулай ук бушлай консультация кабул итү пунктлары һәм үзәкләре, аларның телефон номерлары 2013 елның 19 мартыннан соң, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында "Ассоциация юристов России" бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm адресы буенча билгеле булачак.
Ютазы районында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак. Нотариус Г. Сәйфуллинаның бушлай консультацияләрен 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр, адвокатлар Р. Сәлмәновның һәм Р. Фәйсхановның 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, прокуратура органнары вәкилләренең 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, Урыссу урамы, 60 адресы буенча район мәдәният йортында алырга мөмкин булачак. Алдан язылу 2-88-43 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев