Ютазы авылында төзелә торган чиркәүгә гөмбәз куелды
Бүген Ютазы авылы христианнары тормышында тагын бер якты вакыйга булды – тергезелә торган чиркәүгә алтын белән йөгертеп ясалган гөмбәзләр һәм тәреләр урнаштырылды.
Азнакай огругы Благочинные вазифаларын башкаручы иерей Георгий гөмбәзләрне һәм тәреләрне изгеләндерде. Ютазы авылының изге эш кылучылары көче белән алар төзелә торган чиркәүгә куелды.
Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина гыйбадәтха төзүне башлап йөргән бертуган Рудаковларга һәм әлеге изге эштә катнаша торган барлык Ютазы авылы халкын әлеге тарихи көн белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев