Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы түләмәүчеләре

2020 елның 10 аенда ЮХИДИның Ютазы бүлеге инспекторлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен закон нигезендә штраф түләмәгән затларга 149 административ материал төзелде.

Җәмәгать судьясы карары белән 35 гражданга 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә санкция кулланылган, сигез кешегә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнгән. Ютазы районы суд приставлары белән берлектә бурычлыларның сигез транспорт чарасына арест салынды. 10 000 сумнан артык штрафлары булган гражданнарга транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында судка дәгъва гаризалары әзерләнә.

2020 елның 10 аенда судья тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата «мәҗбүри эшләр» кебек административ җәза чарасы 14 тапкыр кулланылган. Әгәр судья мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләсә, аның үтәлешен контрольдә тоту суд приставлары хезмәтенә йөкләнә. Әгәр гражданин эштән читләшсә, суд приставы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителә, ул 150 000 сумнан 300 000 сумга кадәр административ штраф салуны яисә 15 тәүлеккә административ кулга алуны күздә тота.

Штрафларны тикшерү һәм түләү өчен бары рәсми чыганаклардан гына файдаланыгыз - сайт https://gibdd.tatarstan.ru/ кат https://гибдд.рф/ «Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы» https://www.gosuslugi.ru/.

Лидия ЗАҺИДУЛЛИНА, ЮХИДИның Ютазы бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X