Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы

ZOOM режимында узган чарада Ютазы районы башлыгы, районның террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Аяз Шафигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, районның террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, шулай ук комиссия утырышында Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты вәкилләре катнашты.

Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: Франция, Германия һәм Кукмара муниципаль районында булган вакыйгалар белән бәйле террорчылык янауларын кисәтү һәм Татарстан Республикасы Ютазы районы территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында; «аерым игътибар» категориясендәге затлар һәм АТК карарлары белән расланган методик рекомендацияләр нигезендә деструктив виртуаль берләшмәләрдә катнашучылар белән эшне камилләштерү буенча чаралар комплексы турында; Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 14 июненнән 851 санлы Указы белән расланган тәртип таләпләренә туры китереп, террорчылык куркынычын билгеләгәндә Ютазы районы гамәлләренең төгәлләштерелгән планы турында.

- Бүгенге утырышка йомгак ясап, 2021 елда Ютазы районында террорлык куркынычның «сары» дәрәҗәсен билгеләгәндә практик күнегүләр үткәрергә тәкъдим итәм. Терроризм һәм экстремизм янауларына без барыбыз бергә генә каршы тора алабыз. Төп эш Эчке эшләр министрлыгының хокук саклау органнарына туры килә. Башкарма хакимият органнары вәкилләре дә, без - җирле үзидарә органнары да җәмәгатьчелек, дини оешмаларны җәлеп итеп, бергә эшләргә тиеш. Исәптә торучы гаиләләр, социаль-куркыныч гаиләләр һәм башка категорияләр системалы катгый контрольдә булырга тиеш. Балигъ булмаган яшүсмерләргә, аларның мәшгульлегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Кибердружинага яшьләрнең һәм халыкның Интернетның виртуаль челтәре белән танышуын өйрәнүне, деструктив челтәрдә булуын контрольдә тоту зарур. Көн саен уяу булырга һәм вакытында мәгълүмат бирергә кирәк, - дип билгеләп үтте районның террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Аяз Шафигуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X