Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы мәчетенең лагеренда балалар вакытларын файда белән уздыраларар

Ютазы авылы мәчете каршында балалар өчен мөселмән лагере эшли.

Лагерь эшли башлаган көннәр шатлыклы датага туры килде. 2004 елның 4 июнендә мәхәлләбездә тәүге тапкыр азан яңгырады. Бу тарихи көнне авылыбызның дин әһелләре бергә җыйналып, изге догалар кылдылар, табын артында очрашкан абыстайларыбыз мөнәҗәтләр әйттеләр. Шифалы яңгырлар сорап кылган догаларыбыз да, шөкер, Ходайга барып иреште. Лагерьга йөрүче балалар өчен бу көн икеләтә шатлык китерде.

Тәрбияче апалары Альбина Мөкъсинова, Регина Габдулхакова карамагында күңелле уеннар гына уйнап калмыйлар, кызлар һәм малайлар Ислам дине нигезләрен дә өйрәнәләр. Көнгә ике тапкыр җылы аш белән тукланалар. Аларны берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән Әнисә Мөхәммәтҗанова, Венера Искәндәрова, Гөлфирә Йосыпова сыйлыйлар. Район җитәкчелеге дә бу изге эштән читтә калмады: меню сыйфатлы продукция, туңдырмалар, җиләк-җимешләр белән тулыландырыла. Балалар үзләренә булган шундый җылы мөнәсәбәттән бик канәгать, лагерьдә теләп ял итәләр, вакытларын файда белән уздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев