Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы янгын хезмәте профилактик эш белән йортлар буенча йөрде

Ютазы авылы янгын хезмәте әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең йортлары буенча йөрде.

Профилактик чара торак секторда янгынга каршы шартларны тотрыкландыруга юнәлтелгән. Республиканың янгынга каршы хезмәте Әлмәт отрядының Ютазы авылындагы сак буенча аерым посты хезмәткәрләре мичләрне һәм көнкүреш приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча халык белән аңлату әңгәмәсе алып барды. Авыл халкына шулай ук коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелуы, йорт яны участогында сулы запас резервуар булдыру мөһимлеге турында искәрттеләр. Әңгәмә ахырында аларга белешмәлекләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев