Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында яшәүче 5 яшьлек Камилә Зарипова ярдәм сорый

Ютазы авылында яшәүче 5 яшьлек Камилә Зарипова матур сурәтле китаплар карарга, үсешне яхшырта торган уеннар ярата. Ул сөйкемле һәм кызыксынучан бала.

Әмма кызчык бәхетле һәм сәламәт балачактан мәхрүм. Табиблар хатасы аркасында ул вакытыннан алда туа. Баш миенә кан саву сәбәпле нарасый реанимациягә эләгә, операция кичерә. Күзләренә дә зыян алган сабый тагын өч тапкыр хирурглар пычагы астына ята. Ахыр чиктә кызчыкка балалар церебраль параличы диагнозы куялар. Озак көтеп алган нарасыйларының мондый куркыныч авыруга дучар булуын ишеткән әти-әнигә аяз көнне яшен суккан кебек була. Камиләнең әнисе Венера ханым бу хакта сөйләгәндә никадәр сабыр булырга тырышмасын, бәгыреннән өзелеп төшкән баласының беренче адымын күрү, тәүге сүзен ишетү өчен биш ел дәвамында күпме көч һәм түземлек салуын яшереп кала алмады. Кызчык бүгенге көндә мөстәкыйль йөри белми, авырлык белән утыра, сөйләшми. Күптән түгел ул бишенче операция кичерә. Гаилә тернәкләндерү үзәкләренә генә йөреп калмый, бала белән өйдә дә даими шөгыльләнә. Моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Җәйләрен урамда йөрү өчен махсус велосипед сатып алганнар. Тик Камилә яши торган Комсомол урамында авыру кеше түгел, аяклы кешегә дә хәрәкәт итүе бик кыен - юл начар.

Әлбәттә, Зариповлар гел ярдәмнән мәхрүм түгел. Туганнары янәшәдә, тренажерлар юнәтүдә Мәскәү химаячеләре булышкан. Махсус костюм сатып алу өчен район башлыгы Рөстәм Нуриев акча бүлеп биргән. Хәтта әлеге татар гаиләсен Роман атакай да матди ярдәменнән ташламый. Бүген кечкенә Камиләне Чиләбе каласындагы махсус медицина үзәгендә көтәләр. Баланың әти-әнисе кытай ысулы кызчыкка беренче адымын ясарга ярдәм итәр, дип зур өмет баглый. Моңа ирешү өчен елына дүрт тернәкләндерү курсы үтәргә кирәк, бер курс бәясе - 205 мең сум.

29 апрельдә район мәдәният йортында үзешчән сәнгать осталарының финал концерты узачак. Билетлар сатудан кергән акча Камилә файдасына тапшырылачак. Әлеге кызчыкка булышырга теләгән кешеләр өчен элемтә телефоны: 8-9270472042. Кадерле райондашлар, гомеренең башында гына торучы нарасыйга тормышның гүзәл якларын күрергә ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев