Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында яшәүче Бибиәсма Шәйхелисламованы 90 яшьлек юбилее белән Президент котлады

Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Бибиәсма Шәйхелисламова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Үзенең шәхси бәйрәмендә ул Россия Федерациясе Президентыннан адреслы хат алды, ә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев юбилярга бүләк тапшырды һәм сәламәтлек теләде. Элекке хезмәттәшләрен юбилей белән котларга шулай ук Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе рәисе Радик Гайнетдинов һәм аның урынбасары Илгиз Вәлиуллин килделәр. Ветеран өчен тантаналы көндә аның янында социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев