Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылыннан Иван Дорошенко 12 яшьлек Женя Ломанованың гомерен саклап кала

Ютазы авылыннан Иван Дорошенко, асылда, ачык төрдә аягы сынган 12 яшьлек Женя Ломанованың гомерен саклап кала.

Бу гадәти 18 май көне. Берни дә ул-бу булачагын сиздерми. Женя ике ахирәте белән уйнарга чыга: алар йорттан ерак түгел авылның мәдәният йорты территориясендә урнаштырылган иске таган-көймәчекләрдә атынырга ярата. Өскә-аска, өскә-аска. Нинди шәп һәм күңелле! Әмма каршы яктагы иптәшенә тизлек артыграк кирәк була. Женяга хәвефле була башлый.

- Җитте, - дип ахирәтен туктатырга тырыша Женя.

Әмма каршы як үтенечне ишетеп тә карамый. Шулай ук үзенең эчке тавышын да. Шул вакытта кыз аяклары белән таганны туктатырга тырыша... Тик кызның аяклары шунда ук таган астында кала. Каршы як көч белән аягына тагын килеп бәрелә. Авырту шогы. Һәм яралы җәнлек карашы. Күрәсең, әлеге күзләр шул дәрәҗәдә ахирәтләрне куркыткан ки, алар вакыйга урыныннан җәһәт кенә качу ягын караган.

- Ярдәм итегез, минем аягым сынды, - дип кычкыра Женя качучы кызлар артыннан.

Файдасыз. Ул таган астыннан "тормыш билгеләре калмаган" аякларын тартып чыгара, анда сынган сөяге тырпаеп тора һәм кан ага. Бәхеткә, 23 яшьлек Иван Дорошенко исемле егет ярдәмгә килеп җитә. Ерак та түгел, ул дуслары белән волейбол уйнаган була. Бәла очрагы турында йөгереп килгән җиде яшьлек малай хәбәр итә. Женяның өлкән апасының сыйныфташы булган Иванның реакциясе яшен тизлегендә була. Аккан канны туктату өчен ул үзенең автомобилендәге жгут белән тарттырып бәйли һәм аптырашта калган кызны машинага сала һәм авыл амбулаториясенә алып китә. Ни үкенеч, дәваханәнең эш сәгате чыккан һәм ишекләр бикле булып чыга.

- Мин ишек шакыдым, һәм амбулатория янында машина торгач, кизү торучы медицина хезмәткәре бардыр, дип уйладым. Ул вакытта "112"не җыеп, "ашыгыч ярдәм" машинасын чакырттым. район үзәгеннән УАЗик килде, медицина хезмәткәре кызны анда алып бару куркыныч булуын әйтте. Район хастаханәсенә Женяны минем машинада алып киттек.

Кызның әнисе Наталья Васильевна Иван шылтыратып, бәхетсез очрак турында хәбәр иткән вакытта эштән кайтып килгән була. Соңрак Лениногорскийдагы махсуслашкан клиника табиблары кызга "урыныннан күчкән" ачык сыну, венадан кан агу" диагнозын куялар. Өлкән Ломанова сүзләре буенча кыз, аягын герләр белән тарттырып куеп, 40 көн яткан.

- Машинада барганда, Женя авыртуны тоймады, бары бертуктаусыз: син мине беркайчан да гафу итмәячәксең, дип кабатлады. Үзен гаепләде. Авырту хисе соңрак барлыкка килде. Дәвалауның беренче атнасында без тәүлек буе йокламадык. Ул, авыртуны туктата торган уколларга кармастан, авыртудан кычкырып, мине дә, үзен дә интектерде, - ди әни булган ул. - Ваняның кылган гамәле батырлыкка тиң, дип исәплим. - Үз өстеңә җаваплылык алу, югалып калмау, вакыйгаларга җәһәт рәвештә реакция ясау - ул бит миңа өйгә кереп, үзем белән документлар алырга тиешлегем турында искәртте, - бу барысына да бирелмәгән. Мөгаен, кеше имгәнгәнче әлеге таганнарны алырга кирәк булгандыр... Хәер, безнең күңелсез вакыйгадан соң ул юкка чыкты инде.

Бүген Женя район табиблары күзәтүе астында өйдә дәвалана. Кызганыч, ди аның әнисе, соңгы фотосурәт аз тынычландыра: мөгаен яңадан операция ясарга туры килер, ул инде икене кичерде. Костыльләр белән оста эш итәргә өйрәнгән кыз җирле матбугат белән "әңгәмәгә" чакырылган коткаручысы янына якынрак утырды. Үзләренә артык игътибар юнәлтелгәнлектән, мәкаләбезнең ике герое да тыйнак кына елмаялар иде. Күп сөйләргә яратмый торган спортчы Иван Дорошенко ирләрне бизәгән, аларны чын ир иткән сыйфатларга ия.

- Миңа элек тә кешеләрне коткарырга туры килде, - ди Иван. - Төрле вакытта булган очраклар суга батучылар белән бәйле. Берсен хәтта ясалма сулыш алдырырга туры килде. Һушына китердем. Үз вакытында мин Ерак Төньякта яшәдем, мин өч ел су астында йөзү белән шөгыльләндем. Димәк, бу эштә ни дә булса башкара алам.

Менә шундый ул, Ютазы авылыннан безнең заман каһарманы. Дан өчен түгел, кеше гомерен саклап игелек кыла. Шул ук вакытта, Доршенко тулаем җирлек җитәкчелегенең, аерым алганда, хастаханәнең иң җылы рәхмәт сүзләренә лаек. Һәм андый егетләрне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бүләкләргә тиеш.

Сүз уңаеннан.

Урыссу бистәсенең балалар паркында да спорт инвентаре торышын яхшы дип әйтеп булмый, кайбер җайланмалар балалар сәламәтлеге өчен бөтенләй куркыныч. Горький урамындагы 1 санлы ишегалдында балалар мәйданчыгының аяныч хәле турында материал басылып, идарә оешмасы җитешсезлекне бетергәннән соң бер ел вакыт узды. Бүген районда "2015 елдан 2019 елга кадәр Урыссу бистәсендәге балалар мәйданчыкларын норматив хәлгә китерү" программасы кабул ителгән. Димәк, балаларның уен өчен тәгаенләнгән урыннары тиешле хәлгә китереләчәк. Район үзәгендә генә түгел, әлбәттә. Бүген Яңа Каразиректә яңа балалар мәйданчыгы гамәлдә һәм узган елда ике заманча мәйданчык шул ук Ютазы авылында төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X