Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы чыгарылышчыларын олы тормыш юлына озаттылар

Үткән шимбә иртәсендә район мәктәпләрендә, агымдагы уку елы тәмамлануын хәбәр итеп, соңгы кыңгырау тантаналары узды. Бу көн Урыссу бистәсенең 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 38 чыгарылышчысына да онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

Унбер ел дәвамында парта артларында күп санлы фәннәрне үзләштереп кенә калмыйча, төрле түгәрәкләргә, китапханәгә йөреп, төрледән-төрле олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашып, тормыш кыйммәтләренә өйрәнгән егет һәм кызларны, хезмәттәшләрен, әти-әниләрне бәйрәм белән мәктәп директоры Лилия Таһирова котлады. 9 һәм 11 сыйныф укучыларының имтиханнарга кертелүләре турындагы әмер белән таныштырып узганнан соң, "Мәктәп - ул үз-үзеңне табарга мөмкин булган урын. Мәктәп - ул тормыш. Ә күнегелгән тормыштан аерылуы бик авыр. Әмма бу мөһим эш. Сезне алда тагын да шатлыклы, уңышлы, шул ук вакытта катлаулы юллар көтә", дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вәдигуллин тантана сәбәпчеләрен район башлыгы Рөстәм Нуриев, шәхсән үз исеменнән һәркемнең тормышында бер генә тапкыр була торган истәлекле көн белән тәбрик итте һәм район хатын-кызлар советы исеменнән мәктәп, җәмәгать тормышында актив катнашкан лаеклы балалар тәрбияләгән Исмәгыйлевлар һәм Хөсәеновлар гаиләләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Бу иртәдә котлау сүзләрен район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алсу Шакирова, Урыссу химия заводы вәкиле Владислав Мәрданшин да җиткерделәр. "Форпост" үзәге директоры Джанна Волкова, форсаттан файдаланып, җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан педагогларга, укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кайчандыр әти-әниләре белән җитәкләшеп тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, инде хәзер мөстәкыйль шәхесләр булып өлгергән чыгарылышчыларга аларның беренче укытучылары Гүзәл Хәләпова һәм Галина Матвеева, мөстәкыйль тормыш юлына озатучы сыйныф җитәкчеләре Галина Купцова, Җәмилә Ибраһимова, мәктәп педагог-психологы Айгөл Кулагина чын шәхес булып өлгерүләрен, җәмгыятьтә лаеклы урын алуларын теләделәр. Әти-әниләр исеменнән сүз алган Ирина Клементьева дөньядагы иң күркәм, иң гүзәл һөнәр ияләренә - мәктәп коллективына ихлас рәхмәтен җиткерде.

Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәмен әзерләгән оештыручыларның фантазиягә бай булулары, креатив фикер йөртүгә, гомумән, зур оештыру сәләтенә ия булуларын аерым билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Һәрбер укытучыга багышланган шигырь юллары, "кайнар алкышлар" премиясе, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр, чыгарылышчыларга алмашка килүче 1 һәм 9 сыйныф укучыларының чыгышлары, әлбәттә, тантана сәбәпчеләренең әти-әниләренә әйткән рәхмәт сүзләре, башкарган дәртле җырлары, күркәм биюләре, шул исәптән, мәктәп вальсы - бербөтен аһәңгә үрелде, күңелләрне йомшартып, онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Ә инде кояшлы аяз күктә бәйрәмчә бизәлгән үзочкыч барлыкка килеп, балалар өстенә таҗ яфракчыклары коеп узгач, бәйрәмдә катнашучыларның хис-тойгылары күңелләреннән ташып түгелде. Бу Айгөл Кулагинаның укучыларга ясаган сюрпризы иде.

Ниһаять, тантананың кульминацион мизгеле. Чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына, бөек эшләргә дәшеп, калган шәкертләргә озын каникул көннәре башлануын хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлады.

Акбаш авылында, башка еллардан аермалы буларак, моннан 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар канат куйган ояларын , белем биргән абый-апаларын, күрергә дип җыелдылар. Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучы сигез укучыга алар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай, бу көн соңгы кыңгырау бәйрәме булып кына калмыйча, очрашу кичәсенә дә әйләнде. Элеккеге чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре укыган сыйныфларда йөреп, үзләренең парталары артына утырып инде ничә ел узганнан соң укытучылары белән күзгә-күз очрашып хәтирәләрен яңарттылар. Мондай очрашулар күңелләрне күтәрә, бала чакларга алып кайта, дип үзләренең фикерләре белән уртаклашты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев