Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы гүзәлләре өчен саксофон уйнады

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты Урыссу балалар музыка мәктәбенең "Экспромт" халык уен кораллары ансамбле чыгышыннан башланды.

Сөйкемлеләр, серлеләр, чибәрләр... Район мәдәният йортына бу кичне җыелган гүзәл ханымнар өчен иң матур сүзләр яңгырады. Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов котлады. Ул, нигездә, йорттагы җылылык һәм ямьлелекне хатын-кызлар тудыруын, балаларны тәрбияләү йөге дә аларның иңнәренә төшүен, шул ук вакытта йөрәк җылысының бөтен якыннарына һәм туганнарына җитүен билгеләп үтте. Сәхнәдәге артистлар да бу көнне чын күңелдән биеделәр, җырладылар, шигырь укыдылар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Николай Топорков үз саксофонында уйнаган искитмәле музыка җыелган халык өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды. Районыбызда киң танылу тапкан "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызларының тыпыр-тыпыр басып биегән мари биюе һәркемнең йөрәген дәртлерәк тибәргә мәҗбүр итте. Руслан Исламов җырлары һәр ханымның күңеленә үтеп керде. Казак кызлары булып биегән балалар үз тамашачысын тапты. Әлбәттә, алып баручылар да җор теллелекләре белән аерылып торды.

Сүз уңаеннан, бәйрәм алдыннан "Моя семья", "Фарвин" сәүдә үзәкләре, Урыссу үзәк район хастаханәсенең гинекология, терапия һәм тагын берничә бүлегендә "Бердәм Россия сәяси партиясе, "Бердәм Россиянең Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекләре һәм балалар район думасы вәкилләре хатын-кызларыбызга чәчкәләр бүләк итте. Бу елның Халыкара хатын-кызлар көне Казанга барган биш гүзәл затыбыз: Римма Нурлыгаянова ("Электросоединитель"), Римма Астафьева (район хастаханәсе), Резеда Нәгыймова ("Кәрәкәшле"), Алсу Хөсәенова (мәдәният бүлеге), Светлана Тюрина (райсовет) хәтерендә дә озак сакланыр. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Казан кремле" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры, "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева котлады. Әлеге чарада катнашкан гүзәл затларыбыз сүзләренә караганда, бу бәйрәм чарасы аларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк иткән. Бай фуршет, искитмәле концерт программасы, истәлекле бүләкләр, мәктәп укучылары башкаруындагы оркестр музыкасы аеруча ютазылылар күңеленә хуш килгән. Бу көнне күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт алар өчен барыннан да кадерлерәк булган.

Бәйрәм көннәрендә районыбызның калган торак пунктларында да төрле-төрле чаралар үткәрелде. Әйтик, яз кояшыдай нурлы, җылы, назлы әниләр һәм ягымлы әбиләр өчен Кече Урыссу балалар бакчасында кичә узган. Әниләр һәм әбиләр балаларның чыгышын гына карап хозурланмаган, алар үзләре дә кечкенәләргә һөнәрләрен күрсәткән.

- Безнең өлкәннәребез моңлы итеп җырлады, оста итеп биеде.

Шәйдә әби Шакирова оныкларына бәйләгән киемнәренгә, Нәһрия әби Йосыпова суккан паласларга бөтен кеше сокланды. Әниләребез дә әбиләребездән калышмый икән. Яшь әни Айгөл Солтанова бәйләгән шарф-шәлләр, Зилия Габидуллинаның кул эшләре һәркемне кызыктырырлык. Безнең татар хатын-кызлары элек-электән үк оста пешекчеләр булган. Бәйрәм кичәсендә без моңа тагын бер кат инандык. Әниләр һәм әбиләр пешергән чәк-чәк, кош теле, бавырсак, гөбәдия, коймак, пәмрәмәчләрдән өстәл сыгылып торды. "Бигрәкләр дә тәмле инде әбиемнең чәйләре...", дип җырлана җырларда. Чынннан да, гомер үткән саен, бу хуш исле чәйләрне барыбыз да искә төшерербез әле. Шуңа күрә безнең балаларыбыз иң изге кешеләребезнең кадерен белеп яшәсеннәр иде, - дип сөйли беренче категорияле тәрбияче Флүзә Фәхеретдинова.

Акбаш мәдәният йортында "Күңелләрдә кояш көлсен" исемле бәйрәм кичәсе яшен һәм картын үзенә җәлеп иткән. Сәхнәдә яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр, мавыктыргыч уеннар беркемне дә битараф калдырмаган. Резеда Газизуллина кызы Рүзилә белән башкарган "Әниемнең кочагы" җыры, бишенче сыйныф укучысы Булат Хафизов башкаруындагы "Гармунчы" җыры, сигезенче сыйныф малайлары биегән төрле халык биюләренә "тезмә" кайнар алкышларга күмелгән. Сәхнәгә күтәрелгән "Карлыгач" балалар бакчасы нәниләре чыгышын караган тамашычының йөзләреннән елмаю китмәде, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Рәмзия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев