Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ир-егетләре җаваплырак була башлады

Узган елда районда 300 нарасый дөньяга килгән - бу 2012 ел күрсәткеченнән унбиш балага кимрәк. Дөньяга 141 кыз һәм 159 малай килгән.

Туу һәм үлү мәсьәләләре һәрвакыт актуаль булды һәм шулай булып кала да. Соңгы вакытларда дәүләт халык үсешен стимуллаштырырга мәҗбүр, чөнки яшь гаиләләр бала тудырырга атлыгып тормый. Безнең районда эшләр ничек тора соң? Загс статистикасына мөрәҗәгать итик.

Шулай итеп, туучылар саны иң күп булган җирлек - Урыссу авыл җирлегендә 11 бала дөньяга килгән. Ютазы һәм Димтамак авыл җирлекләрендә дөньяга тугыз һәм җиде бала туган. Башка җирлекләрдә туучылар дәрәҗәсе күрсәткече элеккечә калган, дип хәбәр итә загс бүлеге.

Шунысы куанычлы, гаиләләрдә бер бала табу белән генә чикләнмиләр. Узган елда гаиләдә 126 нарасый икенче бала булып дөньяга аваз салган, 52 бала - өченче, 14 ютазылы - дүртенче һәм тагын да күбрәк. Аларның тууы гаилә социаль тормышының әһәмиятле күрсәткечләренең берсе булып тора һәм җәмгыятьтә, дәүләттә халык саны тотрыклылыгы һәм алга таба үсеш перспективаларын күздә тота, дип раслый загс.

Ике ел элек дөньяга дүрт пар игезәк туган, узган елда - ике. Кызыклы факт - әти булуны тану. Загс билгеләвенчә, 2013 елда үз балаларының әниләре белән язылышмыйча яшәгән 43 ата әти булганлыгын таныган, бу узган ел белән чагыштырганда, 43 проценткак күбрәк. Иң өлкән атага - 53, иң өлкән анага 47 яшь. Иң яшь әти-әни - 20 яшьлек ата һәм 17 яшьлек ана.

Гомумән, 2013 елда районда 143 яңа гаилә барлыкка килгән, бу 2012 ел белән чагыштырганда, 28 парга кимрәк. Язылучы парлар - егет һәм кызларның өлкәнәюе күзәтелә, дип билгели загс хезмәткәрләре. Ир-егетләр арасында аеруча актив язылышу вакыты дип алар 25 яшьтән 34 яшькәчә чорны билгели, андыйлар өйләнүчеләр арасында 64 яшь кеше булган, хатын-кызларның актив чоры - 18 яшьтән 24 яшькәчә. Бу яшьләрдәге 65 кыз загста мөнәсәбәтләрен теркәгән.

Бик яшь килеш, 18 яшькә кадәр язылышучылар кимегән. Бу яшьтә дүрт балигъ булмаган кыз кияүгә чыккан. Егетләр арасында соңгы елларда балигъ булмаган килеш теркәлүчеләр күзәтелми, дип хәбәр итте загс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев