Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы җирлекләрендә бюджет учреждениеләре коллективлары юл буйларын чүптән чистартылар

Җирлекләрдә бюджет учреждениеләре коллективларының авыл территориясендә, үзәк юл буйларында даими өмәләргә чыгуы гадәти күренешкә әверелгән.

Акбаш авыл җирлеге мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә үткән июнь аенда Акбаш - Ютазы юл буен чаганнардан азат итсә, агымдагы атнада оештырылган өмәдә алар каты көнкүреш чүпләрен җыйганнар. Иске Каразирек авыл җирлегендә әйтүләренә караганда, Каразирек - Көрәш-Бүләк юл буендагы чүп үләннәре чабылган. Кәрәкәшле авылы җирлегендә Кәрәкәшле - Азнакай трассасын чиста тотуга игътибар бирәләр. Юл буйларыннан чуп-чар тутырылган соры капчыкларны җыештыручы хезмәтнең ни сәбәпледер сафтан чыккан транспорт көпчәкләрен төяп алып китмәве генә аңлашылмый, дип хәбәр иттеләр ышанычлы чыганаклардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев