Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов ТР грантына ия булды
Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грантына ия булды.
Август башында Сингапурда бер атналык стажировка узган Татарстанның унтугыз директоры арасында Әнис Әнвәр улы да бар иде. Аның сүзләре буенча, директорлар Сингапур мәгарифе системасын, үз мәктәпләрендә куллану өчен әлеге ил белем бирү учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнгәннәр, мәктәп эше турында белем туплаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев