Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы мәктәбе укучылары укудан тыш төрле конкурсларда катнаша

Ютазы мәктәбе укучылары укудан тыш төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, конкурсларда катнаша. Күптән түгел алар Чаллыда узган өч шундый бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар булганнар.

Балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре халык традицияләрен тергезүгә багышланган "Алтын куллар" IV Ачык республика сәнгать, төрле кәсепләр һәм декоратив-кулланма иҗат фестивалендә катнашканнар. "Күн мозаика" номинациясендә Ралина Гәрәева, укытучы Рушания Сабирҗанова җитәкчелегендә, 7-9 яшьлекләр категориясендә икенче урынны яулаган, 10-12 яшьлекләр категориясендә Ләйсән Нуретдинова шул ук укытучы җитәкчелегендә беренче урынны алган, 16-18 яшьлекләр категориясендә Алия Низамиева Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә икенче урынны яулаган һәм "Картонаж" номинациясендә 10-12 яшьлекләр категориясендә Камилла Никитина, Регина Синәгулова җитәкчелегендә, беренче урынны яулады.

Ютазы мәктәбе укучылары "Гаилә учагы-2015" гаилә проектлары региональ иҗади конкурсында да актив катнашканнар. Чара Чаллы шәһәренең "Огниво" 16 санлы балалар иҗаты үзәге базасында үткән. "Мавыгулар дөньясы" номинациясендә унынчы сыйныф укучысы Гөлфия Гәрәева, Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә, беренче урынны яулаган, "Тату гаилә" номинациясендә икенче сыйныф укучысы Марат Садыйков Рушания Сабирҗанова җитәкчелегендә икенче урынны алган, "Гаилә портреты" номинациясендә икенче сыйныф укучысы Ралина Гәрәева шул ук педагог җитәкчелегендә өченче урынга чыккан. Ютазы мәктәбе укучылары шулай ук 15 санлы Балалар иҗаты үзәгендә узган декоратив-кулланма иҗатның "Жар-птица" региональ конкурс-күргәзмәсендә катнашканнар. "Пыяланы бизәү" номинациясендә икенче сыйныф укучысы Марат Садыйков, Рушания Сабирҗанова җитәкчелегендә икенче урынны алган, "Жар-птица" номинациясендә тугызынчы сыйныф укучысы Алия Низамиева һәм өченче сыйныф укучысы Инзилә Гәрәева, укытучылары Гөлназ Гәрәева җитәкчелегендә, беренче урынны яулаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев