Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы мәктәбендә Куркынычсызлык көнне уздырдылар

Ютазы мәктәбендә мәгариф учреждениесе бинасыннан кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнү-тренировка дәресләре узды.

Уку елы башлану белән мәктәпләрдә Куркынычсызлык көннәре үтә башлады, алар үз эченә ачык дәресләрне дә, янгын чыккан бинадан кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнү-тренировка дәресләрен дә ала. Аларда янгын һәм авария-коткару инструментлары, беренчел янгын сүндерү чаралары тәкъдим ителә. Нәкъ менә шундый дәресләрне Ютазы мәктәбендә Янгынга каршы хезмәт Әлмәт отрядының Ютазы авылын саклау буенча аерым посты начальнигы Ринат Раянов, участок полицейские, Ютазы авыл җирлеге оперуполномоченные Алексей Ерыганов һәм мәктәп дирекциясе бергәләп уздырдылар. Персоналны да кертеп, мәктәп бинасы эчендәге 330 кеше, 3 минут 20 секунд эчендә аннан читкә, куркынычсыз урынга чыгарылды. Мондый дәресләр балаларга аларның тормышына берни дә янамый, дигән ышаныч бирә. Әмма шулай да куркыныч вәзгыять туса, алар паника тудырмыйча ничек эш итәргә кирәклеген беләчәкләр. Киләчәк тормышларында, алар кайда гына урнашмасын, әлеге күнекмәләр вакытында алган белемнәре аларга һичшиксез ярдәм итәчәк, бөтен тормышларының кагыйдәсенә әвереләчәк. Укучыларның кайберләре, бәлки, янгын сүндерүче булырга да карар иткәндер, без аларга зур өметләр баглыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X