Ютазы мәктәбенең укучысы Инзилә Гәрәева АРТ-фестивальдә диплом яулады
Чаллы шәһәрендә республика мәгариф учреждениеләре укучылары арасында сурәтләү һәм дизайнерлык сәнгате буенча VI ачык АРТ-фестиваль узды.
Ютазы мәктәбенең 2 сыйныфы укучысы Инзилә Гәрәева (җитәкчесе Лилия Гәрәйшина) "Тирә-юнебездәге дөнья" темасы буенча "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашты һәм икенче урынны яулады. Ул диплом һәм истәлекле бүләк белән билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев