Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы муниципаль хезмәткәрләре республика спартакиадасында катнаштылар

Чаңгы буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында узган республика спартакиадасында Ютазы районы вәкилләре уңышлы чыгыш ясаган.

Байлар Сабасы районында оештырылган ярышка башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин, Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, аның сәркатибе Гөлнара Котловская, Урыссу авыл җирлеге сәркатибе Эльмира Вәлиева чыккан. Хатын-кызлар - бер, ир-егетләр өч чакырм арада ярышу нәтиҗәләре буенча Ютазы командасы 43 район арасыннан 19 урынга лаек булды, дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова. Сүз уңаеннан, бу сигез төрдән торган спартакиаданың беренче төре генә булган. Чираттагысы март аенда шахмат буенча узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев