Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы пенсионерлары шахмат буенча ярышларда катнашты

Район шахматчылары, Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары күптән түгел Әлмәттә узган шахмат буенча ярышларда катнашкан.

Бүлекчә рәисе Валентина Воробьева сүзләре буенча, башта бүлекчәнең 15 әгъзасы үзебездә районда - "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында сайлап алу турын үткәннәр. Аннары финалга чыккан биш кеше Әлмәткә барган. Ярышлар җанлы, конструктив рухта узган. Аеруча балалар - пенсионерларның оныклары һәм оныкчыклары катнашуы сокландырган, бу буыннар бәйләнешенең нык булуын тагын бер тапкыр раслаган. Ә инде сигез яшьлек Әлмәт таланты барлык җыелучыларны үзенең оста уены белән таң калдырган: ул барлык катнашучыларны откан. Ютазы командасы - дипломга, һәр катнашучы бүләккә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев