Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы “Башнефть” акционерлык компаниясе белән өч елга килешү төзеде

Узган пәнҗешәмбе, 23 июльдә, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм "Башнефть-Добыча" җәмгыяте генераль директоры Владимир Ильясов Ютазы районы һәм "Башнефть" акционерлык компаниясе белән өч елга килешү төзеделәр.

"Башнефть" компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә - Баулы һәм Ютазы районнарында 1947 елдан бирле нефть чыгара. Биредә Туймазы чыганагының көнбатыш өлеше - Александров мәйданчыгы урнашкан, анда үз эшчәнлеген "Башнефть-Добыча" җәмгыятенең "Туймазанефть" нефть-газ табу идарәсе алып бара, диелде чара барышында.

- Беренче ярты еллыкта Ютазы районы территориясендә компания 53 мең тонна нефть чыгарды, 2015 елда исә барлыгы 100 мең тоннадан артык табу планлаштырыла, - дип билгеләп үтте "Башнефть-Добыча" җәмгыятенең генераль директоры. - Сезнең район территориясендә 123 нефть һәм 29 бушлыкны тутыра торган (нагнетательная) скважина эшли. "Башнефть" нефть табуның заман технологияләрен файдалана. Аерым алганда, агымдагы елда Димтамак авылы янындагы мәйданчыкта тәүлеккә 66 тонна агымдагы дебит белән эшләүче авыш скважина эксплуатациягә кертелде.

- Безнең район һәм компания белән партнерлык мөнәсәбәтләре тамыры еракларга китә. Районның социаль-икътисади үсешенә башкорт нефтьчеләре инде сугышка кадәрге чордан ук булышлык итә. Ул вакытта 1937 елда Урыссу бистәсе территориясендә үз эшчәнлеген Техснаб, соңыннан ГРЭС һәм башка сәнәгать предприятиеләре башлаган, - дип ассызыклады район башлыгы. - Һәм бүгенге килешү - ике яклы мөнәсәбәтләр тотрыклы үсешенең формаль ныгытылуы. "Башнефть" тарафыннан күптән түгел финансланган район проектларының берсенә Урыссуда бер үк вакытта саклау дамбасы да булып хезмәт иткән урау юл төзү керә. Әлеге проектны тормышка ашыруга 2014 елда компания 5 миллион сум бүлеп биргән.

"Башнефть" вәкилләре һәм район җитәкчелеге диалогы конструктив нигездә барды. Мөгаен, якын киләчәктәге иң тормышны раслаучы прогнозларның берсе булып башкорт нефтьчеләренең масштаблы, финанс яктан чыгымлы, социаль әһәмиятле проектны - Ык елгасы аша салынган Урыссу бистәсен һәм Октябрьский шәһәрләрен тоташтыручы күперне реконструкцияләүгә инвестицияләр салуы тора.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, "Башнефть" АНК ПАҖның власть органнары белән хезмәттәшлек департаментының яңа проектлар буенча директоры Игорь Казаков, "Башнефть-Добыча" ҖЧҖның генраль директоры ярдәмчесе Рим Хәмзин, "Башнефть-Добыча" ҖЧҖның "Туймаза-Нефть" нефть-газ табу идарәсе начальнигы Шамил Мингулов һәм башкалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев