Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 473 юл кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды

Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан август дәвамында 473 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, автоинспекторлар 5 рейд уздырдылар, алар барышында транспорт чаралары белән исерек килеш идарә иткән 15 йөртүче, идарә итү хокукы булмыйча автомобиль йөрткән 7 кагыйдә бозучы, идарә итү хокукыннан мәхрүм була торып, автомобиль йөртүче бер кеше, каршы хәрәкәт полосасына чыккан өч йөртүче ачыкланды. Хәрәкәт вакытында куркынычсызлык каешларын беркетмәгән өчен бер ай эчендә 152 йөртүче административ җавапка тартылды. Кагыйдә бозучылар арасында җәяүлеләр дә бар - ун кеше машина йөри торган юлны моның өчен билгеләнмәгән урында үтеп чыккан. Ихтирамлылык белән транспорт йөртүчеләр дә аерылып тормаган - тугыз автомобильче җәяүлеләр чыга торган урында аларны тукталып уздырмаган. Юл-транспорт вакыйгасында катнашкан бер йөртүче вакыйга урыныннан качкан, моның өчен 10 тәүлек срокка административ кулга алу төрендә җәзага тартылды. Юл хәрәкәтенә күзәтчелек барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән 7 кеше ачыкланды. Аларның берсенә мәҗбүри эшләр төрендә җәза бирелде. Полиция участковыйлары 32 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны ачыклады. Район юллары һәм урамнары җитешсезлекләреннән арындыруга күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен биш вазифаи зат җавапка тартылды. Алар буенча материллар карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" республика чарасы уздырылу сәбәпле, бу чорда балаларны балалар беркеткеч җайланмалар кулланып йөртүгә аерым игътибар бирелә. Август аенда гына да балаларны бу хәвефсезлек чараларыннан башка йөрткән 17 кеше ачыкланды.

Августта шулай ук зыян күрүчеләр булган ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Беренче очракта хастаханәгә җәрәхәтләр белән автомобиль пассажиры китерелә. Транспорт йөртүче үзе һәм салонда утырган ике кече яшьтәге бала зыян күрмәгән. сабыйларны җәрәхәтләрдән аларны беркеткеч җайланмалар саклаган. Бер атна узганнан соң кюветка әйләнгән башка автомобильнең ике балигъ булмаган пассажиры да зыян күрмәгән, шул ук вакытта транспорт йөртүчегә медицина ярдәме таләп ителгән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге автолединың стажы бары 7 көн булган! Ике йөртүче дә юл-транспорт вакыйгасына тизлек режимын бозулары сәбәпле юлыккан, бу транспорт чарасы белән идарә итү сәләтен югалтуга китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев