Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә

«Игътибар - балалар!" профилактик операциясе уздыруның унбиш көне эчендә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, полиция участковыйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән берлектә, биш рейд уздырылган.

Күрсәтегән чорда транспорт йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен 24 тапкыр бозулары ачыкланган, дүрт шофер юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, дүрт җәяүле үзләре кагыйдә бозган. Шулай ук әлеге төрдәге транспорт чарасы белән идарә итәргә хокуксыз бер балигъ булмаган скутер йөртүче тоткарланган. Аның әти-әнисенә балаларын контрольдә тоту һәм тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X