Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында Россия көнен билгеләп уздылар

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда очрашкан урыссулылыр Россия көнен менә шундый шигарь астында билгеләп үттеләр.

Россия көне - ирек, гражданлык иминлеге, бар халыкның килешеп яшәү бәйрәме. Бу Россиянең якты киләчәгенә ышаныч белдергән кешеләр көне. Ә аның киләчәге без, яшьләр! Без Россияне, Россия безне сайлады, дип билгеләп үтте үзенең кереш сүзендә район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова. Район халкын бәйрәм белән Димтамак авыл җирлеге депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында эшләп килүче Яшьләр палатасындагы Ютазы районы вәкиле Илкам Дәүләтов котлады. Россиянең бүгенге көне һәм киләчәге без кылган изге гамәлләргә бәйле, дип ул райондашларга нәтиҗәле хезмәт көннәре теләде.

Бу кичне бәйрәмгә җыелган урыссулылар тапкырлыкка, шаянлыкка, логикага нигезләнгән бәйгеләрдә, уеннарда катнашты, бүләкләргә ия булды. Тамашачыларны район мәдәният йорты артистлары гына түгел, күрше Баулы шәһәреннән килгән җырчылар да сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев