Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациянең сесеминар-киңәшмәсе узды

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көне кысаларында Ютазы районында семинар-киңәшмә узды. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин сәламләде.

Профсоюз активы, кадрлар белән эшләүче белгечләр, хезмәтне саклау буенча инженерлар, юристлар каршында чыгыш тоткан республиканың Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева федерация эшчәнлегендәге актуаль сорауларга тукталса, бүлек начальнигы урынбасары Лариса Бушмелева хезмәт закончалыгына хас мәсьәләләрне күтәрде. Хезмәт буенча баш техник инспектор Ирина Андина катнашучыларның игътибарын хезмәтне саклауда профсоюз оешмаларына хас сорауларга юнәлтте, социаль партнерлык бүлегенең әйдәүче белгече Анастасия Ерохина исә хезмәткәрләрнең пенсия хокукларын якларга өйрәтте. Федерациянең баш хисабчысы Регина Ярушина профсоюз оешмаларында бердәм финанс сәясәте турында сөйләде. Күрсәтелгән тематик фильмнар чыгыш ясаучыларның фикерен тагын да тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X