Ютазы районыннан өч методист республика бәйгесендә грант откан
Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган "Иң яхшы методист" республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Бөтен республика буенча 300 җиңүче арасында Ютазы районыннан да өч методист грант откан. Алар кадрлар һәм укытучыларның аттестациясе буенча җаваплы методист Гүзәл Гыйләҗева, мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия буенча методист Валентина Орехова һәм милли эшләр буенча җаваплы методист Светлана Хәбибуллина. Җиңүчеләрне бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев