Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районыннан Вәсилә Вәлиева шигырьләре

Ютазы районы, Урыссу бистәсендә яшәүче Вәсилә Вәлиева шигырьләре.

Сугыштан соң туган балалар без

Кырык бернең егерме икенче июнендә

Көтмәгәндә Герман иле сугыш башлаган.

Тынычлыкны, чикне бозып, илебезгә

Самолетлар бомба ташлаган.

Левитанның көчле тавышын ишетеп,

Гитлер котырган эт кебек ырлаган.

Батыр ил ирләре, кыю кызлар

Җиңдермәбез, диеп җырлаган.

Күпме гомерләрне өзгән сугыш -

Көне билгеләнгән сугыш узмаган.

Киткәннәрнең күбесе ятып калган,

Күпме сабый җиргә тумаган.

Сорауларга җавап бирә алмый

Һәйкәлләр дә, сүнмәс утлар да.

Хатирәне генә яңарталар

Бик күпләрне салып утларга.

Сугыштан соң туган балалар без -

Сугыш күрмәсәк тә, күрдек эзләрен.

Әткәй, диеп әйтергә тилмерешкән

Ятимнәрнең яшьле күзләрен.

Шулар белән бергәләшеп үстек,

Булган ризыгыбызны бүлештек.

Әле әйткәләштек, аннан татулаштык,

Бер-беребезгә киңәш бирештек.

Иртүк китеп, соң кайталар иде,

Әткәй-әнкәйләрне сирәк күрәлдек.

Бер-беребезгә терәк булып, ярдәмләшеп,

Яшәргә без бергә өйрәндек.

"Балалар бакчасы" - урам иде,

Куркытмады кышкы суык та.

Чаңгы, чана шудык, үсә төшкәч,

Күңел ачтык салкын клубта.

Киемнәрне ямап кия тордык,

Төртеп күрсәтмәде беркем дә.

Мичле мәктәпләрдә укыганда,

Исергәли идек төтенгә.

Авырлыклар безне берләштерде,

Изгелекләр салып күңелгә.

Көтеп алып сабантуйларга кайтабыз,

Чордашларны сагынып күрергә.

Инде без дә хәзер олыгайдык,

Ел артыннан еллар агалар.

Ятимнәрнең күңелендә һаман

Сугыш салган авыр яралар.

Вәсилә ВӘЛИЕВА,

Урыссу бистәсе.

Кунакка баралмаган

Туганнары әбине кунакка чакырганнар:

Әби ризалык биргән, көтегез - киләм, дигән.

Әби киткән вокзалга Славян урамыннан,

Юллары да караңгы, таң да атып бетмәгән.

Әллә язмыш, әллә ялгыш - әби таеп егылган,

Бәла аяк астында - ул уң кулын сындырган.

Сумкасы очкан бер якка, әби - икенче якка.

Әби ята, торалмый, авырта, дип бәлаләп.

Укучылар үткәннәр, карый-карый киткәннәр...

Исерек дигәннәрдер, әбидән көлгәннәрдер,

Ярдәм дә итмәгәннәр - шул кирәк, дигәннәрдер.

Мүкәләп шуыша торгач, әби торып китәлгән,

"Ашыгыч ярдәм" чакыралмаган, үзе чак барып җиткән.

Кунакка баралмаган, хастаханәдә калган.

Табиб кулын караган, бер укол да кадаган.

Шундук гипсы салганнар... Бер ай үткәч, алганнар.

Табиб кулны караса, кул кәкере ләбаса?!

Инде хәзер нишләргә, кемнән ярдәм көтәргә?

Җитмәсә, таныш-белеше очрашканда шаярта:

"Сындыраек кулыңны, ялгасыннар дип туры".

Табиблар тырышканнар әбигә булышырга:

Магнитта да тотканнар, парафин да япканнар.

Бармаклары эшләми, йомарланмый, бөкләнми.

Файдасы тимәсме диеп, җибәргәннәр массажга...

Якты өметләр белән әби массажга килгән.

Массажчы аннан сорый: "Кайчан сынды соң әби?"

Әби җавап кайтарган, хәтерендә бит нык калган.

- Былтыр сынды шул кулым, килсәм дә быел улым...

Массажчы да шаярта: "Сынганга былтыр, килгәнсең миңа быел...

Шүрәлеме син әллә?"

Кәкре калса да кулы, эшкә ярый башлады,

Шигырьдә бәян итте ни күргәнен башлары.

Өлкәннәрнең тиз чатный шул күңел тәрәзәләре,

Яралар дөрес төзәлсә - табиб дәрәҗәләре.

Исерекләр, аунап ятмагыз, кешеләр күрмәсеннәр,

Юлда таеп егылучыны исерек димәсеннәр.

Вәсилә ВӘЛИЕВА,

Урыссу бистәсе.

Мәктәптә - шигырь бәйрәмендә

Мәктәп ишегеннән кергәч, уйларымда

Мәктәп елларыма кайттым беразга.

Аермалар бигрәк зур икән лә -

Парталар да башка, класс та.

Сыйныфларда якты, компьютерлар

Безнең төшләргә дә кермәде.

Кием-салым яңа, туклану бар -

Безнең буын моны күрмәде.

Мөгаллимнәр белемле һәм сәләтле

Һәрбер фәнгә бүлмә каралган.

Балалар да дәртле һәм дәрманлы,

Барысы да уңган һәм булган.

Тик бер гадәт һаман элеккечә -

Укучылар шуклар, шаяннар.

Мөгаллимнәр барысын бер күрәләр,

Сабырлыкны каян алганнар?

Күз алдымнан йөгереп үтте кинәт

Үземнең дә мәктәп елларым.

Кышын сыйныфларда өши идек,

Карлар баса иде юлларны.

Тәнәфескә дигән икмәк онытылып калса,

Кыен була иде чыдавы.

Ә шулай да сагындырып куя

Җиз кыңгырау моңлы чыңлавы.

Укучылар шигырьләремне укыды,

Җырлады һәм биеде балалар.

Очрашуыбыз бик күңелле узды,

Илнең киләчәге бит алар.

Укучылар, рәхмәтем зур сезгә -

Мәктәп елларыма кайталдым.

Киләчәкнең матурлыгын күрдем,

Күңелдәген сезгә әйтәлдем.

Вәсилә ВӘЛИЕВА,

Урыссу бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев