Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы укучылары “Зарница” хәрби-спорт уенын уздырдылар

"Олимп" спорт комлексында сигезенче-унынчы сыйныф укучылары катнашында "Зарница" хәрби-спорт уены узды.

Бүгенге "Зарница" совет чорында үткәрелгәннәреннән берникадәр аерылып тора. Ул, уенга караганда, күбрәк хәрби хәзерлекне чагылдыра. Быелгы "Зарница" да үз эченә пневматик мылтыктан ату эстафетасын, автомат һәм магазинны сүтеп-җыюны,противогаз киюне, каршылыкларны җиңүне, шулай ук көч таләп итә торган күнегүләрне алды.

Уенда районның 10 мәктәбе катнашты. Эстафета һәм строевой хәзерлектә иң яхшы нәтиҗәне Урыссуның 3 санлы мәктәбе күрсәтте, икенче урынга Ютазы мәктәбе чыкты, Урыссу гимназиясе өченче урынга калды. Көч таләп итә торган күнекмәләрдә көч сынашкан балаларның шәхси нәтиҗәләрен дә кушканнан соң, гомуми зачетта гимназиялеләр ютазылыларны алдырдылар һәм икенче урынга чыктылар. Урыссуның 3 санлы мәктәбе командасы беренчелекне саклап калды.

Яхшы физик хәзерлек күрсәтеп кенә түгел, алдан эпикировканы да кайгырткан командалар хөкемдарларда уңай тәэсир калдырсалар, алар тамашачылар күңеленә дә хуш килделәр. Команда командиры Эрнест Хәләповның көр тавышы, аның буйсынуындагы малай һәм кызларның командаларны төгәл үтәве, егетләрчә башкарылган строй җыры - уенда калган катнашучыларга матур үрнәк булды.

Команданың быел аеруча яхшы хәзерлеген тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә укытучы Динар Вилданов тәэмин иткән. Аның белән корган кыска гына әңгәмәбез барышында ул команданың көздән үк әзерләнә башлавын, өстәвенә беркемне дә кыстарга һәм куаларга туры килмәвен, киресенчә, команда әгъзалары үзләре теләк белдереп торуларын әйтеп узды. Команда капитаны әнисе Гүзәл Хәләпова сүзләренә караганда, балалар кайбер көннәрне икешәр тапкыр шөгыльләнгәннәр, өйгә караңгы кичләрен кайткан чаклары да булган.

"Зарница" тарихыннан

"Зарница" - СССР чорындагы пионерларның хәрби-спорт уены. Аның кагыйдәләрен Пермь өлкәсенең Краснокамск районындагы Мысы авылы укытучысы Зоя Кротова уйлап тапкан. Хәрбиләр белән берлектә тәүге тапкыр уен 1964 елның 23 февралендә үткәрелгән. "Зарница" - урта уку йортларында башлангыч хәрби-патриотик тәрбияләүне максат иткән. Уен барышында пионерлар командаларга бүленгәннәр һәм уен элементлары булган спортның хәрби-кулланма төрләрендә ярышканнар. Командалар тактика уйлап тапкан арада, арбитр ике якның да база урнашачак урынын ачыклаган. База билгесе булып нинди дә булса объект, әйтик, флаг хезмәт иткән. Ике команда да шул флагны эләктереп алуны максат иткән. Уенда катнашучыларга погоннар тегелгән. Уенда катнашучыны "үтерү" өчен шул погоннарны йолкып алу таләп ителгән. Әгәр алар яртылаш кына йолкына икән, "дошман" урыныннан кузгалмаска тиеш булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев