Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы урманчылары район халкын бер мең данә чыршы белән тәэмин итүне күздә тота

Быел Ютазы урманчылары район халкын бер мең данә чыршы белән тәэмин итүне күздә тота.

Участок лесничие Айдар Нигъмәтуллин хәбәр итүенчә, урман сылукайларын Урыссу бистәсе сәүдә нокталарында һәм Ютазы авылында исә лестничествоның үзендә декабрь уртасыннан башлап сатып ала башларга мөмкин булачак. Авыл халкы үз җирлекләрендәге урманчыларга мөрәҗәгать итә ала. Әлбәттә, инде чыршы базарларының иң кызган чоры Яңа ел бәйрәме алды көннәренә туры киләчәк. Моннан тыш, лесничий, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен урап узып, чыршыны үзбелдекле кисеп алып кайткан кеше өчен бәйрәм чыгымы бермә-бер артачагын, моның өстенә шактый нерв тузачагын да искәртергә онытмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев