Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы урманчылыгы зур эш башкарган

Ютазы урманчылыгы тарафыннан район Дәүләт урман фонды мәйданнарын чистарту буенча зур эш башкарылды: 2010 елның корылыгыннан корыган каеннар халыкка озатылган.

Ютазы урманчылыгыннан хәбәр итүләренчә, җыештырып алынган корыган агачлар урынында табигый юл белән имән һәм юкә үсентеләре үсәр дигән өмет бар. Әгәр бу эш барып чыкмаса, яшь үсентеләрне урманчылар үзләре утыртачак. Әйтик, агымдагы елда Бәйрәкә авылы янында 12 гектар урман фонды яңартылган. Бәйрәкәтамак җирлегендәге 15 гектар тау битендә ерганакларны тоткарлаучы үсентеләр утыртылган һәм аларның бөтенесе дә яңарган. Моннан тыш, Ютазы авылы янындагы 14 гектар җир киләсе елда урман культуралары утырту өчен эшкәртеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X