Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре тагын бер күңелле вакыйга кичерәләр

Бөек Ватан сугышында жиңүнең юбилее алдыннан безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре тагын бер күңелле вакыйга кичерә. Аларның һәрберсе бәйрәм алдыннан юбилей медале һәм азык-төлек җыелмасы кабул итеп ала.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдис Габдрахманов һәм район ветераннар советы рәисе урынбасары Вячеслав Сибәгатов күптән түгел республика президенты Рөстәм Миңнехановның үзе кулларыннан юбилей медале кабул итеп алган Хөснулла Галимулла улы Галимуллинны котладылар. Бүләктән тыш, котлаучылар аңа үзе өчен истәлекле көн уңаеннан төшерелгән фотосурәтләрен тапшырдылар. Шулай ук бу көнне алар Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтгәрәй Дәүләт улы Гәрәев янында булды. Ветеран котлаучылардан медаль һәм бүләкләрне рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев