Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннары Президент белән очрашты

Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында составында дүрт кеше булган сугыш ветераннары делегациясе Казанда, республика Президенты белән очрашуда булды.

Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова сөйләвенчә, Муса Җәлил исемендәге Академия дәүләт театрында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык ветераннарны 9 Май белән тәбрикләгән һәм ике Бөек Ватан сугышында катнашучы кызына әтиләренең орденнарын тапшырган. Хәрби тематикага багышланган концерттан онытылмас тәэссоратлар калган. Татарстан һәм Кырым арасында дусларча элемтә кысаларында Кырымның Бакчасарай районыннан җырчы хатын-кызлар катнашкан. Фойеда күргәзмә оештырылган, биредә һәр районның вәкиле алар төбәгендә туып-үскән Советлар Союзы Герое турында сөйләгән. Очрашу Казан милли үзәгендә тантаналы төшке аш белән тәмаланган, ул тәмамлангач, ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Делегацияне социаль яклау бүлеге һәм район хастаханәсе хезмәткәрләре озата барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев